Предыдущая публикация
Мин – шәүләң.
Гомумән, мин сиңа килешәм.
Каяндыр, мин башка тормыштан
әлеге гомергә ирешкән.
Мин сиңа ирешкән. Без икәү
яшеннәр җегәре бит, шәйлә!
Бу җаннар күптәннән тиң иде
һәм менә күрештек без янә.
Әй гаярь син: «Буйсын!» – дип, афәт
куәтен куптарасың уттан.
Елдырым яктысы ток төсле
арада беренче минуттан.
Җиң мине җиңәлсәң – бар да хуп!
Син бит ут: бик җете, тик ансат.
Мин исә дәверең давылы –
Иң назлы һәм усал гарасат.
Юлыгу арасы – бер гасыр.
Ничәүседер инде яңарган.
Тап мине берсендә! Һәм биреш,
Һәм иреш син миңа! Яңадан.
Оксана Ильюп
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев