Фән дөньясы, мәш килеп, Габдулла Тукайның юбилее уңаеннан халыкара конференциягә әзерләнә. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин гыйльми сәркатип Рөстәм Галиуллинга эш куша: – Аксакал язучыларга шалтыратып чык әле, алар катнашмаса, конференция тулы канлы булмас, – ди... УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/ueny-chyny-berg/tygyz-grafik
    0 комментариев
    1 класс
    И туган йорт, безнең изге нигез, Ялгызыңны киттек калдырып. Ямансулап һаман көтәсең син, Тәрәз-күзләреңне талдырып. Хәтерлисең: без дүрт бала үстек, Түрләреңдә уйнап, тәгәрәп. Менә идек өй артында үскән Шомырт башларына үрмәләп. Җан түзмәде, янә сиңа кайттык, Безне көткән таныш бусага. Без бит шушы нигез балалары Үзебезгә алтмыш тулса да. Ничек яшәү кирәк кайтмый бер дә, Көтеп торган оя-йорт барда. Авыл кары сагындырган чакта, Кайтабыз без хәтта кышларда. Кайтабыз да сиңа, элеккечә Җибәрәбез ягып мичләргә. Күңел кайта кабат балачакка, «Аулак өйләр» үткән кичләргә. Ниндидер бер рәхәт ләззәт белән Карлы урамнардан үтәбез. Җылы өйдә, кайнар чәй янында Үткәннәр йомгагын сүтәбез. Галия Гайнетдинова
    0 комментариев
    3 класса
    Кыр казлары безгә таныш инде, Алар китү безгә сагыш инде. Җилпи күкне ап-ак канатлары – Җанга кага китү набатлары. Һаваларны кисә кайтавазы: «Киткәннәрнең мөмкин кайталмавы!..» Болытларга бәрелеп килә бер сүз: «Ничек яшәрсез соң инде безсез?!.» Киткән казлар кире кайтыр микән? Яшьлек таңым чәчәк атыр микән? Бәргәләнәм шушы уйларымда, Күк чәчәкле инеш буйларында... Рухия Ахунҗанова
    0 комментариев
    1 класс
    Кешеләр өере бите-башы канга баткан адәмне куып йөри иде. — Тыгып ал! — дип кычкыра башлыклары. Яралы кешене бастырып килә торганнарның берсе пычак чыгарды. Этләр, үлем-кан исе сизеп, сагайдылар... УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/hikaya/kiya
    0 комментариев
    4 класса
    Балалар шагыйрәсе, журналист Йолдыз Шәрәпова- балалар дөньясын нечкә тоемлаучы язучы. КАРАГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/gaziz-tavyshlar/yoldyz-shrpova-dbi-iatyn-balalar-dnyasyna-bagyshlagan-kalm-iyase
    0 комментариев
    0 классов
    Татар теле, җандай якын Анам теле – Милләтемнең шиңү белмәс назлы гөле. Җир шарында күп телләр бар, төрле-төрле, Иң ачысы, иң татлысы татар теле! Татар теле, бик борынгы бабам теле, Сакчысы син милләтемнең, нык терәге. Саклыйк телне, яклыйк телне, әй милләтем! Бу бит бөек Тукайның да зур теләге. Халкым минем! Издермик без татар телен! Саклыйк, яклыйк һәм көрәшик аның өчен, Тап төшермик без бабалар мирасына, Бай хәзинә итеп саклыйк алар эшен! Гөлзилә Гафурова, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студенты
    0 комментариев
    2 класса
    Үзем Әлмәт театры өчен дигән нәрсәмне дәвам итәм. Исәп – шушы вариантны азагынача илтеп чыгармыйча, моннан купмаска. Ул эш тә мартта тәмамланса иде инде. Шуңа күрә исәбем – хәзергә тәртипле генә тормыш белән эшемне дәвам иттерү. УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/khatlar-yazdym-utyryp/iunys-aminevnyn-ravil-faizullinga-xatlary-davamy
    0 комментариев
    1 класс
    Икәүдән икәү без. Мин – шәүләң. Гомумән, мин сиңа килешәм. Каяндыр, мин башка тормыштан әлеге гомергә ирешкән. Мин сиңа ирешкән. Без икәү яшеннәр җегәре бит, шәйлә! Бу җаннар күптәннән тиң иде һәм менә күрештек без янә. Әй гаярь син: «Буйсын!» – дип, афәт куәтен куптарасың уттан. Елдырым яктысы ток төсле арада беренче минуттан. Җиң мине җиңәлсәң – бар да хуп! Син бит ут: бик җете, тик ансат. Мин исә дәверең давылы – Иң назлы һәм усал гарасат. Юлыгу арасы – бер гасыр. Ничәүседер инде яңарган. Тап мине берсендә! Һәм биреш, Һәм иреш син миңа! Яңадан. Оксана Ильюп
    0 комментариев
    2 класса
    ...Беләгенә ап-ак сөлге элгән Сәгыйдәттәй капка төбендә үк көтә иде. Кыска гына вакыт эчендә кешегә бик нык якынаясың икән. Гүя карчык аның әнисе, ә Галишан – юлда Казан тузаннарын кага-кага кайткан улы. Бер-берең белән кочаклашып күрешмисең, алай гадәтләнмәгән, ярату күзеңдә чагыла да йөрәк тибешендә сизелә. УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/povest/izge-ialgan-povestnyn-davamy-1737608549
    1 комментарий
    5 классов
    Мәдәнияттә «эклектика» дигән төшенчә бар. УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/jehet-tenkyjt/albina-gaynullina-dustym-serdshem
    0 комментариев
    1 класс
Закреплено
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
Показать ещё