ИҢ МӨҺИМЕ - ИМАН БУЛСЫН...

‘Убайд ибн ‘Умайрның (Аллаһ аңа мәрхәмәтле булсын) болай дип әйтүе килә:

Хакыйкатьтә, Аллаһ Тәгалә бу дөнья нигъмәтләрен Үзенең яраткан колларына да, яратмаган колларына да насыйп итә. Ләкин Ул Үзе яраткан кешеләрдән башка берәүгә дә иманны бирми. Һәм шуңа күрә, Аллаһ Тәгалә Үзенең колын яратса, Ул аңа Иман бирә".

Абу Ну’айм «Хильятуль-аулия» (3/270).

Шуны искәртәсем килә, иман - ул йөрәктән Аллаһның барлыгына инану гына түгел (чөнки күп кеше йөрәктән генә инанып, үзен мөселманнардан дип йөри).

Иман ул:
⃣Сүз (тел белән шәһәдәтне әйтү)
⃣Йөрәк белән инану (дөрес гакыйдә)
⃣Тән органнары белән гамәл кылу (Аллаһның кушканнарын эшләү, тыйганнарыннан тыелу)

Әгәр дә шушы 3 нигезнең берсе булмаса - кешенең иманы дөрес түгел!
(кайбер югалкан төркемнәр - "иманы бар, ләкин ул тулы түгел" - дип әйтә, ләкин мондый фикер - ДӨРЕС ТҮГЕЛ)