Яхшы гамәлләрдән үрнәк алмау – ул мәгънәсезлек. Яманнардан гыйбрәт алмау – ул рәхимсезлеккә илтә. УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/publitsistika/bizdergen-de-tel
    0 комментариев
    1 класс
    Кояш көлеп, җиргә караса, Карның чәчен җилләр тараса, Кошлар матур итеп сайраса, Сыерчыклар оя сайласа, Гөрләвекләр кинәт абынса, Юллар энҗе-элпә ябынса, Очкын чәчкән күзләр ут янса, Күңел бәхет-шатлыктан тулса, Йөрәк изге эшкә омтылса... Димәк, җиргә тагын яз килгән, Кырыс кыш та инде җиңелгән, Җиңелүдән башы иелгән, Бөтен җиһан моңа сөенгән, Җылылыкка Галәм тиенгән, Кызлар яз күк купшы киенгән, Барсы күркәм, гүзәл күренгән. Язбикәбез көлемсерәгән, Нурларына дөнья төренгән. Рәзинә Мөхияр
    0 комментариев
    2 класса
    Без «бөек» сүзен еш кулланабыз. Бу сүзне кайсыбер вакытта чамасыз, урынсыз да китереп кыстырабыз. Теге яки бу шәхеснең бөеклеген нинди аршын белән үлчәргә соң? Халыкка күрсәткән хезмәтенең саны беләнме, шул санга сыйфатны да өстәпме? УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/povest/ilhamlanu-povestnyn-davamy
    0 комментариев
    1 класс
    Синең тормыш авыр әкият булды... Һ.Такташ Бу тормышлар һаман син язганча, Адым саен очрый Мокамай. Яктылыкны гына күреп яшәү Җиңелләрдән түгел шул алай. Балачакның яман гадәтләре Үсмерчакка килә сагалап. Ак хыяллар берчак юкка чыга, Тормыш үзе – ярык тагарак. Пафос заманасы хөкем сөрә, Экран аша карау дөньяга. Кешелекнең изге сыйфатлары Сирәк җанда гына уяна. Күзләр тона ялган чынбарлыктан, Ясалмалык үтә чикләрне. Ялтыравык тормыш кызыктырып Харап итә һаман күпләрне. Такташ абзый! Безнең хәлләр шулай. Гасыр үткән – берни үзгәрми. Каләм белән агартучы җанны Сезләр ни дә монда, безләр ни? Үкенечле юллар узганнарны Нигә якын алам тагы да? Язмышлары йөрәк әрнетүче Мокамайлар бар шул янымда. З ө һ р ә Р а м а з а н о в а
    0 комментариев
    2 класса
    – Ояты бетте Әсхәтнең, тере хатыны өстеннән уйнаш итә, китсен, – дип кычкырды арттан кемдер. – Җибәрмибез, эшләсен, әллә кемне тәгаенләгәнче, белгән кеше яхшырак! Ә Әсхәтнең үз хәле хәл иде. УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/hikaya/ber-bashy-bit-ber-bashy-khikya
    0 комментариев
    17 классов
    Килешәсеңме син дә – хушлашу җиңел түгел. Ефәк тукыма кебек сыпылып китте күңел. Кавышулар булган күк хушлашу да табигый. Теләсәк тә, үзгәртеп булмый тормыш агымын. Тик, белсәң, сыкрый күңел, бу халәт сиңа таныш. Көн күк өмет балкыса, төн булып ойый сагыш. Фәйрүзә Исмәгыйлева
    0 комментариев
    3 класса
    Рәдиф Сәгъди – эзләнүчән язучы. Әмма аның иҗатын өйрәнү мәсьәләсе әле бүген дә ачык кала. УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/s-ngat/sukmaklar-butalganmy
    0 комментариев
    2 класса
    Илһам чакырам, алга ак кәгазь җәеп: Каләмем намазга басса, ни гаеп? «Лә илаһы иллаАлла…» шигырьдә бит Күп гүзәлгә оедым, алиһә, дип. Сиңа бәйле бүген Гаташ догасы, Пакьләнгән рух көтә: вәхи килә, дип! Тукай тапкан Коръәндә яры исемен, Мин дә эзлим «Сүрәи Фәләнә…» дип! Шактый тоттык, каләм, хистә ураза, Яз! Булсын шигырьле табын. Бу – Гает! Рәдиф Гаташ
    0 комментариев
    2 класса
    Мирсәет җиңел сулап куйды. Рәхәт булып китте. Күрәсең, чын хакыйкатьне белү һәрвакыт шулай рәхәт була торгандыр инде ул… УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/roman/alluki-romannyn-davamy-1731511493
    0 комментариев
    10 классов
    Әткәем юк үзенең бүлмәсендә, Әнкәй утырмый түр башында. Яңа хуҗаларның йөзе ачык, Тик түр башы үзгә шул монда. Ышанасы килми югалтуга. Аңлап булмый шуны берничек. Истән чыкмый әти-әни белән Утырулар бергә чәй эчеп. Алар моннан бары киткәндер күк Вакытлыча гына кунакка. Тик аларны инде кайтыгыз дип Эзләп барып булмый ул якка.
    0 комментариев
    2 класса
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
Показать ещё