Җаннарымны назлады,
Күзләреңнең нурлары.
Ике кашың пар канат,
Туялмыйм сиңа карап.
Мин сине төшләремдә күрмәдем,
Күз алдыма да китерәлмәдем.
Белмәдем бу дөньяда ,
Андыйлар барлыгын да
Мин сине төшләремдә күрмәдем,
Күз алдыма да китерәлмәдем.
Белмәдем бу дөньяда ,
Андыйлар барлыгын да
Сиңа карыйм яңадан,
Әллә төштең һавадан
Чәчләрең толым толым,
Синең турда уйларым.
Уйларым синең турда,
Булмасаң да янымда.
Онытмам карашыңны,
Әйләндердең башымны
Мин сине төшләремдә күрмәдем,
Күз алдыма да китерәлмәдем.
Белмәдем бу дөньяда ,
Андыйлар барлыгын да
Мин сине төшләремдә күрмәдем,
Күз алдыма да китерәлмәдем.
Белмәдем бу дөньяда ,
Андыйлар барлыгын да!