Бүгенге җиңел булмаган тормышта җырлар безгә авырлыкларны җиңәргә,күңел төшенкелегенә бирелмәскә ярдәм итә. Ризван Хәкимовның җырлары минем өчен аеруча әһәмиятле. Сезнең игътибарга яраткан җырларымның берсе "Агым су"... Тормышыгыз каршылыкларга бирешми аксында аксын агымсу кебек...
Агым су
Марат Кәбиров сүзләре
Ризван Хәкимов көе
Күңелең китек булса да,
Булса да тирән яра,
Керфегең түбән кадама,
Аккан суларга кара.
Өметләрең өзелгәндә
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да
Агымсу юлын таба.
Булыр инде бу дөньяның
Тетрәнеп алган чагы,
Дер селкенеп алган чагы,
Утларга салган чагы.
Өметләрең өзелгәндә
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да
Агым су юлын таба.
Дөньялар нинди булса да,
Бары чыдарга кала.
Сабырлыкларың сыңганда
Агым суларга кара.
Сабырлыгыңны сындырма,
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да,
Агым су юлын таба.
Бу җыр Ризван Хәкимов, Ришат Төхвәтуллин репертуарында бар.