Кайбицы | Новости района | Кайбыч таңнары
27 апр в 14:37
Укучылар патриотик рухта тәрбияләнә
Олы Кайбыч мәктәбендә район туган көненә багышланган X фәнни-гамәли конференция узды.
“Эзләнү” (“Поиск”) X фәнни-гамәли конференцияне ачу тантанасында катнашучыларны, кунакларны сәламләп, район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров чыгыш ясады.Ул унынчы ел рәттән фәнни-гамәли конференциядә жюри составында булган Казан федераль университеты доцентлары, педагогик фәннәр кандидатлары Илнар Яруллин һәм Рәмис Насыйбуллинга үзара хезмәттәшлек өчен районның 30 еллыгы медальләрен тапшырды. Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин федераль университет вәкилләренә мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Җавап йөзеннән чыгыш ясаган Илнар Яруллин конференциядә катнашучыларны сәламләде һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, район мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллинга, Олы Кайбыч урта мәктәбе директоры Исламия Мусинага Казан федераль университетының Мактау кәгазьләрен тапшырды. Конференциядә биш номинациядә 120 укучы катнашты. Уңышлы чыгыш ясаучыларга дипломнар, сертификатлар тапшырылды.