Хәерле сәгатьләр, дусларым! Мин дә мона бертөркем классташларым белән Зилим елгасы буенча сәяхәттән кайттым. Кайтыр алдыннан балыкларны тары ярмасы белән сыйладым, икенче килгәнче, зур усеп торсыннар диеп. Шул чакта бер классташым тары турында бер хәтирә сүләде. Мәктәп елларында үткәрелгән бер конкурс. Һәрбер класска бер культура бүлеп бирделәр. Безнең класска тары ярмасы туры килде. Шул тарыдан нәрсә генә пешермәдек: бутка, аш, уха, кыстыбый, коймак... санап бетергесез! Җитмәсә, газета чыгарырга тиеш идек. Газетаның девизы итеп "Бер тарыдан бутка булмый, берләшегез, тарылар!"- дигән сүзләрне алдык. Кызганычка каршы, кайсы класс җиңгәнен, беребез дә хәтерләми, әммә ләкин нык күңелле укыганбыз,- дигән нәтиҗә ясадык... Эх! Хәтирәләр... хәтирәләр... күңелле чаклар...