ПРЕМЬЕРА! Минем яңа җырым!!!
Сагынам.
Р. Абдуллин көе, Р. Вәлиев суз.
Тәрәз каршындагы өянкеләр
Синең кебек ак шәл ябынган.
Синең чәчең төсле ак җил тузгый,-
Мин кышларда сине сагынам.
Бөтен дөнья бүген шау чәчәктә,
Арынган җир хәсрәт-кайгыдан.
Шатлык төяп кайтып килер идем…
Мин җәйләрдә сине сагынам.
Офыкларга карап, һәр көн саен
Сине уйлыйм, сиңа табынам.
Бөтенләйгә тиздән кайтырмын күк, —
Сине, әнкәй, сине сагынам.