Озак еллар Башкортстан телевидениесе операторы булып эшләгән Марсэн Мөхәммәдиев бакыйлыкка күчте. Ул легендар кино һәм телевидение операторы, талантлы фоторәссам, Русия Кинематографистлар берлеге әгъзасы иде, Башкортстан телевидениесендә дүрт дистә елдан артык хезмәт салган кеше.
Марсэн Баһаветдин улы 1949 елның 12 маенда Уфада фотограф Баһаветдин Шаһабетдин улы һәм халык җырларын талантлы башкаручы Сакинә Исмәгыйль кызы гаиләсендә туа. Иске Уфадагы Пулемет урамындагы йортлары дуслары белән һәрчак тулы була. СССРның халык артисты Арслан Мөбәрәков белән аларны зур дуслык бәйли. Рәссамнар, артистлар, язучылар, җырчылар еш кына Мөхәммәдиевлар йортында очраша. 1966 елда Марсэн Башкортстан телевидениесенә килә һәм биредә үз билгеләнешен таба.
Соңгы чорда Марсэн Баһаветдин улы үзен фоторәссам буларак танытты. Уфада аның өч шәхси фотокүргәзмәсе (2022, 2023, 2024) узды.
Аның хәләл җефете, журналыбызның даими авторы, язучы Халисә Мөхәммәдиеваның тирән кайгысын уртаклашабыз!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев