Предыдущая публикация
Көзге чакырылышка
Бойрык көтә күптән.
Сизгән кебек йолдызлар
Сокланып карый күктән.
Озатып кала перрон.
Каршылый зәңгәр вагон.
Яңа хәбәр салачак,
Таккач, хәрби погон.
Тилмертеп көттермәде
СМС:
-Кулбашны автомат кашый,
Арканы тозлы тир ашый.
Хисләр йөрәккә сыймый,
Ташкындай дулап ташый.
Солдат, өзелеп көтәләр
Сине туган өеңдә.
Сәйгәнең дә, әниең дә,
Гармоның тора чөеңдә.
Сания Шәрипова,
Башкортостан, Бүздәк
10.10.14.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1