Предыдущая публикация
Чираттагы җан исәбен алу
Килеп җитте шушы көннәрдә
Ничек итеп санаганга карап,
Кемдер артыр, кемдер кимер дә.
Өебезгә санаучы кергәндә,
Кирәк безгә үткен булырга.
Анкетага "милләтем татар" дип
Үз кулыбыз белән язарга.
Каршы үгетләүчеләр дә булыр,
Сибеп юха елмаюларны,
Арабыздан берәмләп булса да,
Чүпләр өчен аумакайларны.
Без татарлар,татар булып калыйк.
Кыйблабыздан читкә тайпылмыйк.
Изге рухлы,бөек халкыбызны.
Башка милләт итеп санатмыйк.
Шунда гына икенче урынны
Рәсәй буйлап саклап калырбыз,
Шунда гына киләчәккә күчәр
Безнең бөек татарлыгыбыз!
Хафиз Галиев
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев