Мы используем cookie-файлы, чтобы улучшить сервисы для вас. Если ваш возраст менее 13 лет, настроить cookie-файлы должен ваш законный представитель. Больше информации
«Акбүзат» балалар журналының баш мөхәррире Лариса Абдуллина чакыруы буенча мин Уфада (Башкортостан Республикасы) «Россия төркиләре» форумында булдым. Форум кысаларында «Россия төркиләренең этномилли, этноконфессиональ һәм Россия гражданлык тәңгәллеге перспективалары» темасына түгәрәк өстәл узды. «Киләчәк буын: РФ балалар төрки телле контенты» секциясендә «Себер татарлары: үткәне һәм хәзергесе» темасына доклад белән чыгыш ясадым. «Маяк» радиосында да шул тема буенча сөйләдем, «Акбүзат» журналына да интервью бирдем. Тыңлаучылар һәм журналистлар балалар белән себер татар телендә алып барылган чаралар, балалар өчен себер татар телендәге басмалар белән кызыксындылар