Зифа Кадырова
5 бүлек
Асия көтте. Менә килер, ярдәм кулын сузар, яратмаса да җәлләр. өмет, өмет кенә булып кала шул. Рифатны гаепләмәде. Үзе, тик үзе генә гәепле: нык ышанды, нәрсәгә өметләнде, хәзер ник көтә? Декретка чыккач, аны
"сохранение" га салдылар, куанды – бердән, алар ышанычлы кулда, икенчедән, анда ашау бушка. Тик анысы да газап булды, бергә яткан хатыннар икесе дә бик иркә, ө;йсезләр. Аларга ни генә ташымыйлар: чикләвек тә, җимешен дә...Ә алар: андые кирәк, мондые кирәк дип , и көйсезләнәләр, и таптырталар – авызларын ашаудан бушамый, тик бер нәрсәләре белән дә бүлешмиләр, әйтерсең монда Асия бөтенләй юк. Аларны башка кеше бөтенләй кызыксындырмый: икесе узышмактан мактаналар, ах - ух киләләр. Асия күберәк коридорда йөри, өч тапкыр ашау җитми, шулай да – өч ашау бит ул! Корсак – таудай, икәү булмагае дип куркып та куя. Янына килүче - китүче юк, ә бәбиләгәч ни булыр, кем каршы алыр?... Үзенең исәпләве буенча, яңа елга каршы – утыз бере көнне туарга тиеш , ә табиблар унбишенче декабрьгә куйдылар, кем ялгыша ...Ул елны, җитмеш сигездән җитмеш тугызга чыкканда, шундый каты суык килде, хәтта иллегә җитте салкын. Салкыннар утыз бере иртән үк сиздерде: батареялар шартлады, җылы бирү бетте, аннан ут та юкка чыкты. Тулай торакта җылылык та, ут та калмады. Төштән соң бүлмәдәш кызлар үз танышларына таралып беттеләр, Наилә белән Наташа да бригадирларына куна киттеләр. Асия булган бөтен киемен өстенә өйде. Ярый әле аягына кияргә әнисе җибәргән киез итеге – пимасы бар, пәлтәсен дә киде, булган бер кат юка одеялына төренде дә караватына барып ятып җылынырга тырышты. Ут булмагач, чәй дә юк: кичә кичтән чәй эчкән килеш . Ипиләр дә туңды. Алар яшәгән катта бер кеше дә калмаган, бар җирдә тып - тын. Ята торгач башына барып җитте : " Бу – аның соңгы төне, кычкырса да – беркем ишетми, бәбили башласа – ашыгыч ярдәм чакыртыр кеше юк . И, улым, безне кая күмәрләр икән, бер - беребезне күрми дә китәрбез микәнни ...Тууын тусаң, ничек тә үстерер идем әле ...." Сабыеның малай буласына һич шиге юк: малай тек малай! " Әтиең кебек матур, акыллы бала булыр идең, әтиең бик яхшы кеше, мине яратмаган өчен генә аны хурлый алмыйм. Аһ, көне нинди...Без синең белән нинди сынау алдында калдык, иртәнгә чаклы әле ерак бит, балам, әгәр без бу зәмһәрир салкында катып үлмәсәк, киләчәктә югалмас идек тә...Үзе егылган – еламас, диләр, мин түзәр идем, егылсам да, туган ягыма кайтып еламас, әнигә күз яшен күрсәтмәс идем ..." Бөтен булган нәрсәне эче турысынарак капларга тырышты: үзе үлсә дә, иртәнгә чаклы бәлки бала әле җылыда исән калыр, дигән өмет бар иде . Йоклап китсә, башка уяна алмасын да аңлый, башына юньле уй да керми, киләчәк турында хыяллары да әллә кая юкка чыга барды: акрынлап - акрынлап, ак болытка төрелеп тирбәлеп, йокыга китә башлады....Коридорда кемнеңдер кычкырган тавышы ишетелә, кемне эзлиләр? Ә ул кар өстеннән ап - ак күлмәк белән, яланаяк атлый...Кемдер аңа дәшә:
" Ася - а - а, Ася - а - а! " – аны чакыралар, селкиләр, өстериләр...
– Ася, вставай, умрешь ведь. Как твой курсак? О, Боже! Мин бит сине болниста дип белдем. Кызларың үзләре генә килгәннәр, ә син юк. " Кая Ася?" дип сорыйм: " Общагада калды...." диләр. Тор, туганым, тор әйдә. Мин сине үәебезгә алып чыгам. – Штукатурлар бригадасының бригадиры Дарья түти Асияне көчкә күтәреп аягына бастырды. Асиянең аяклары каткан, атлау – газап, һәр бармагы энәгә баскан кебек чәнчи. Иңбашына салып, Дарья түти аны ишеккә таба сөйрәде. – О, Иисусе, помоги, үтермә бу нарасыйларны: берсе менә - менә туарга тора, икенчесе әле яшәргә дә өлгермәгән ...– Күзен генә калдырып Асиянең шәле өстеннән тагын бер кат шарф урап куйды: – Куркыныч салкын бүген, детка, исән калырга кирәк ....
Мәңге онытылмас төн булды. Ут булмагач, лифт та эшләми. Бар көчләрен җыеп, сигезенче каттан капшана - капшана төшеп, урамга чыктылар. Яңа ел төне. Шартлаган торбалардан агып чыккан су ерганаклары катканакка әверелә бара: тышта илле градус салкын, хәтта һава, күк йөзе зыңлап тора. Бар җирне салкын томан сарган. Баганадагы тонык утлар яктысында егылмас өчен бер - беренә тотынышып йөгергән гәүдәләр шәйләнә. Дарья түтиләр ерак түгел , юл аркылы гына яшиләр иде. Шул араны да алар мең михнәт белән үттеләр. Дарья түти, Югары көчкә рәхмәтләр әйтеп юл буе үз догасын укыды: Слава Тебе, Господь, спасибо! Бар да яхшы, бар да яхшы ....
Тупсадан аякларын сөйрәп алуга, икесе тиң идәнгә аудылар. " Аллага шөкер! Исән калдылар..." Җылы өйгә килеп кергәч тә үзенең исән калуына ышанмыйча торды: " Йә Аллам, миңа җибәргән ярдәмең, мәрхәмәтле кешеләрең өчен мең - мең рәхмәт!" Асия ишек катында шым гына елый, кычкырып әйтергә көче дә, хәле дә юк иде.Дарья түти аны тагын өч көн кайтармады, тулай торакка җылы биргәнче үзләрендә тотты. Табигатьнең үз законнары бар икән бит: каты салкында маллар да, балалар да тумый – салкыннар үткәнне көтә икән, Алла саклый икән аналарны, туачак сабыйларны да. Улын һәм үзен дә декабрь кырлачыннан Аллаһ саклап калды. Ир бала, дөнъяга туганын белдереп, унынчы гыйнварда гына сөрән салды. Дүрт кило да алтмыш сантиметр!!! Бәбәли алмыйча бер тәүлек интекте. Әй ачуланып та куйды соң акушер хатын: " Үзең чебурашка чаклы, балаңны фил чаклы үстергәнсең, – дип, пычак белән ярып җибәрде. – Ялкауланып йоклап ятасыз да таба алмыйсыз ", – дип сүкте. Асия: " Әйе, апа җаным, йокладым да, үстердем дә, әллә ниләр дип сүк, без исән калдык! " – дип, кул сыртын тешләп, тавышсыз гына елады.
Яралары озак төзәлде.Бала тудыру йортыннан унынчы көндә генә чыгардылар, анда да Дарья түти бригадасыннан кызларын җибәргән: өч кыз килеп алып кайттылар. " Дарья түти – изге җан! Тик мин сиңа берничек тә ярдәм итә алмадым. Дарья түтиләрнең үз балалары юк иде , шуңа күрә алар алты айлык бала алып үстергәннәр. Асия килгәндә Андрюша өченче сыйныфта укый иде инде. Искитмәле матур бала, күренеп тора : ни урыс, ни татар. Азак Дарья түти әйтүенчә, әнисе – татар, әтисе – кара халык икән. Әнисе аны бала тудыру йортында калдырып чыккан. Шул баланы матур гына үстереп ятканда, Дарья түтинең ире кинәт үлеп китте. Асия дә яшәргә иске шәһәрдән Яңа шәһәргә күчте – юллар аерылды. Алар, бер унбиш елдан соң, бакчада очраштылар. Дарья түти ул чакта бик каты гына сала башлаган иде, аңа ияреп, Андрюша да. Кызганыч иде, кешедән ишетүенчә, Дарья түти бакчасында үлеп яткан, өч көннән соң гына тапканнар. Андрей өйләнеп, эчеп китүе аркасында әнисеннән калган өч бүлмәле фатирын, гаиләсен югалтты, урамда калган дип ишетте. Кызнаныч, шундый яхшы кешеләрне хәрәм елан агуы юкка чыгара. Асия аны һәрчак яхшылык, җылылык белән искә ала . Гел уйлый, борчыла: " Дога юллар кешеләре дә калмады бит, әллә чиркәүгә кереп шәм куйыйм микән...Ярый, туган яклардан йөреп килим дә, берәр чиркәүгә кереп чыгармын".
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2