Зифа Кадырова
17 бүлек
Болай килеп чыгар дип башына да китермәгән иде Асия. Үзенең аңа карата тугры калуын, хыянәт итмәвен генә аңлатасы килгән иде бит . Кеше кайчак үз хисен генә аңлый шул, Асия дә шулай иренең олы хисе турында да , яралармын дип тә уйламады. Ярасына тоз сипте булып чыгамыни, йә Аллам. Бу тормышта һәркемнең дә шкафында бер скелет саклана ди, шул скелетны чыгарырга ярамый икән... Әле, карасаң, аның шкафында аннан да олырагы бар. Асия акрын гына идәнгә шуып төште дә иренең аякларын кочты.
– Гафү ит җаным, мин ул хисләрне сорап та, теләп тә алмадым: аларны Ходай Тәгәлә сынап карар өчен җибәргәндер, юксаң, барысы да ялгыш кергән төш булып бик тиз юкка чыкмас иде, ышан миңа! – Асия караңгыда үрелеп иренең битеннән сыйпады, бармак очлары белән аның күз яшьләрен тоеп, йөрәге сулкылдап куйды. – Син бит минем бәхетем, әтисе, аңламый дисеңме әллә, бәхет шулай елап килә, елап китәдер күрәсең.
Еллар үтә торды. Өч бүлмәле фатирлы, машиналы булдылар, балалар да үстеләр. Беркөнне өй җыштырганда, Рифаттан килгән яшереп саклаган хатлар, алимент кәгазьләре килеп чыкты. Асия хатларны ачып - ачып кабат укып чыкты. Ярты ел эчендә бер төргәк хат килгән булган. Арысланга 17 тула, Рифат хакында беркайчан сүз кузгатканнары юк. Шулай да Самат борчыла: " Бала бервакыт белеп алыр да үз атасын эзләп китәр, ә алар кабул итмәсәләр, гомерлеккә баланың йөрәге яраланып калыр, берәрсе ялгыш әйтеп кенә куймаса ярар иде," – ди.
Асия уйлады - уйлады да беркөнне улы белән утырып сөйләшергә булды. Өйдә икәү генә чакта янына чакырып утыртты. Сүз башлавы бик авыр булды.
– Улым, өйдә кеше юкта бер сер сөйләшик әле. Син беләсеңме Самат синең үз әтиең түгел икәнне?
– Беләм, мин моны күптән беләм.– Асия чак егылып китмәде, аптырап улына карады.
– Ничек? Кайчан? Кем әйтте?
– Минем хәтердә калган: беренче класска кергәндә икенче фамилия иде, Кәрим дусның да шул хәл, фамилиясен алыштырдылар. Шул, кыскасы, әни, мин моны күптән беләм, әйтүчеләр дә булды...
– Нишләп, алайса, берни дә сорамадың?
– Ә ник кирәк ул– минем бер әтием бар, шул җиткән.
– Улым, әтиең әлегә сине берни белми дип яши. Аның бар курыкканы: син белеп алырсың да, үз атаңны эзләп китәрсең.
– Мин беркемне дәд эзләп китәргә җыенмыйм, кирәк кеше үзе эзләп килер. Әни, берүк әти белә күрмәсен минем белгәнне, әйтмә, кирәкми, ул – минем бердәнбер әтием.
– Менә, улым, монда аның миңа язган хатлары, сиңа дип җибәргән акча кәгазъләре. Балам, син мине гафү ит. Ул әтиең дә начар кеше түгел, тик бу мәхәббәт дигән нәрсә өчпочмактан тора шул, мин – аны, ул башканы яратты. Гаеп миндәдер бәлки. Мин хәлемнән килгәнчә сине әтиле, бәхетле итәргә тырыштым. Яратып, яратылып, тулы гаиләдә үстең, балам.– Асия күз яшьләрен тыярга тырышса да , алар ирексез агып чыктылар. – Рәхмәт, балам!
– Ни өчен рәхмәт, әни?
– Бездән акыллырак булганың, артык сораулар бирмәгәнең өчен. Әти булалмаган әтиеңә син рәнҗемә, балам, һәркемнең үз юлы.– Арыслан үрелеп әнисен кочаклап үпте.
– Безнең арада күпләрнең әтисе юк, алар миңа кызыгып карыйлар, чөнки без әти белән бик дус. Кайбер малайлар үз әтиләре белән дә уртак тел таба алмыйлар. Яратам мин сезне, әни, әти белән икегезне дә. Елама, хәзер әти эштән кайта, күрмәсен күз яшьләреңне, бир бу кәгазъләрне.– Арыслан кәгазъләрне үз бүлмәсенә алып кереп яшерде." Ниләр генә кичермәс балам бу хатларны укыганда, авыр бик авыр булыр, хатта бик ямьсез юллар бар – ул аңа да кагыла. Рифат аларның икесеннән дә баш тартты бит. Ни хакына? Мәхәббәт, күрәсең, баладан да өстен. Ә Асия баласын мәхәббәтеннән өстен куйды. Ана өчен – баласы бәхетле булсын, ә ул үзе, ярар, ансыз да яшәр. Хатын - кыз гына кичерә, ир - ат, ай - һай, кичерә белми. Арысланы да бит ир затыннан – кичерерме Рифатны? Ачыктан - ачык сөйләшү Асиянең өстеннән авыр йөкне алып аткандай булды. Үсте, олы егет булды шул инде, Рифатның яшьлеген хәтерләтә. Асия иртән - кичен эшкә барганда, кайтканда, күнеккән бер гадәт белән, һаман Рифатка улы турында сөйли, тик Рифат кына ишетми. Ничәмә еллар сөйләүчесе дә, тыңлаучысы да Асия үзе" . Менә бүген дә , уйланып килеп, берәүгә килеп бәрелде. Башын күтәреп караса:
– Әнекәйгенәм, Айзат! Син түгелме соң, Айзат! – икесе дә туктап калдылар.
– Һәй, дус, син каян килеп чыктың? Ничәмә еллар бер шәһәрдә яшәп күрешкән юк. Әйдә, менә монда эскәмиягә утырып азрак яшьлекне искә алыйк әле. Шуннан, син кайларда, ничек яшисең?
– И, Айзат, сине очратуыма шундый шатмын, мин синең яхшылыкларыңны беркайчан да онытмыйм, авыр чакта гел син янда булдың.
– Мин дә сине вакыт - вакыт искә алам, ничек микән, тормыштан уңды микән, дим. Безгә җиңги буласың килмәде инде.
– Алмадыгыз бит, – диде Асия беркатлы елмаеп.
– Безме? Без алырга килгән идек тә ул...
– Җиңги?! Тукта, Айзат, мине җиңги итеп чакыручы булмады бит, нинди үпкә миңа? – дип Асия көлеп җибәрде . Айзат башын кашып бераз уйланып торды да , беткән баш беткән дигән шикелле чатнатып әйтеп салды:
– Син, дус, ачуланма, мин бераз салган, тел кычыта, бер нәрсә әйтәм, үпкәләмә. Син бит минем братның яшьлеген, бәхетен урладың. Эх, Асия, син белсәң...Син хәтерлисеңме, Алмас уку бетереп кайткан елны без икәү сезнең белән тулай торакның баскычында очраштык? Хәтерлисеңме? Син бер егет белән төшеп килә идең. Шул чакта....ник шул җир ярылып төшеп китмәде ...
– Тукта, Айзат, ни сөйлисең, мин сезне кабат килерсез, утырып бер сөйләшербез дип уйладым, тик сез бит юкка чыктыгыз...
– Алмас укып бетереп диплом алып кайтты да әтиләргә әйтә:
" Минем хатыным, балам бар, алып кайтам да өйләнәм" ди. Өйдә әзерләнеп көтеп калдылар, без киттек сине алырга. Ә син...Без авылга кайтмадык: ресторанга барып ләх булганчы эчтек. Ирләр елаганны күргәнең бармы синең? Менә без, брат белән еладык. Гарълектәнме, хурлыктанмы, аракы да күп эчелде конечно, еладык....
Асия аптырап, телсез калып, Айзатка карап утыра бирде.
– Айзат, дускаем, ни сөйлисең? Сез бит миңа гел " дус" дидегез. Алмас, ике ел хат язып, бер тапкыр да ошыйсың дип тә язмады. Аннан, аның йөргән кызы да бар иде бит . Син дә беркайчан берни белгертмәдең.
– Ул бит сиңа, миңа, көн дә хатлар язып, сине кайгыртып, мине синең янга йөгертте:" Авыр чакларында булыш, тик кара, ялгыш янында берәрсе чуалмасын" дип. Асия, сукыр да аңлар иде, моны аңламаска син бит җүләр түгел. Мин өйләнеп балалар үстердем, ә ул һаман нәрсәгәдер өметләнеп яшәде. Тормыштан уңмаса, ире рәнҗетсә, аерыла калса, дип, ул сине әллә кайларга алып китәргә риза иде. Кырыкка җитә бит инде , районда зур начальник булды, ә үзе һаман ялгыз йөри. Син аның үтми дә, бетми дә торган бер чире булдың. Братым кызганыч миңа, аңлыйсыңмы шуны? Яшьлеге әрәм булды юкны көтеп...Ни җире белән артык иде синең ул адәмең минем браттан?
Асия торып китәргә җыенган Айзатның беләгенә ябышты.
– Дускаем, рәнҗемәгез миңа, мин белмәдем, белсәм дә, берни үзгәртә алмас идем. Бала – атаны, ата баланы үзе сайлады, мин башта шуңа буйсындым, Алмаска әйт, онытсын да бәхетле булсын, дус булып калыйк, Айзат!
– Син дә гафү ит, рәнҗетсәм. Исән булсак, бер очрашырбыз.
Айзат китеп баргач та ул әле һушына килә алмыйча озак утырды. " Бер бәхетсезлекне каплыйбыз дип, икенче бәхетсезлек килеп чыгасын кем уйлаган ...Теге чакта, авылдан телеграмма сугып, Асияне хурлыктан коткарам дип, сазлыкка үзе баткан була түгелме соң? Араларында берни дә булмады: хис тә, ярату да. Әгәр булса, ул көтәр иде. Кылган яхшылыгы өчен, рәхмәт йөзеннән генә аңа кияүгә чыкса, бәхетләре булыр иде микән?...И, Алмас, дускаем, соң булса да уң булсын, парыңны тап та бәхетле бул".
Урал тауларының биеклеге, бөеклеге һәрвакыт дулкынландыра. Мондый матурлык кайда бар икән тагын: өстеңә ишелә язып торган кыяташлар, зәңгәрләнеп торган куе карагай урманнары, кая карама – тау да урман! Ничек ташлап китә алды соң ул шушы матурлыкны?! Язмыш. Көзге яфракны җилләр куалый, кешене язмыш йөртә. Бигерәк тә кыз бала язмышы, алар кошлар кебек очар өчен яралган, алар туган йортта кунак кына. Асия үкенәме киткәненә? Юк, һич тә юк. Бөек Чулман буйлары да бик бай, матур. Шулай да, туган як – туган як инде, аңа бәйләнгән матур хәтирәләр, татлы балачак, беренче мәхәббәт ...Болар барысы - барысы йөрәк түрендә урын алганнар да тыныч кына яши бирәләр, тик кайвакыт, сагынганны сиздереп, сулкылдап, скрипка кылыдай тартып куя.
Поезд акрын гына Миасс шәһәренә килеп туктады, кайтып җитәргә әллә ни күп вакыт калмады. Үз машиналары булганнан бирле әлеге юл белән йөргәннәре юк. Туган якка кайтканда һәрвакыт дулкынлана, бу юлысы бигрәк тә. Егерме ел көтте ул очрашуны. " Килерме очрашуга? Өзелеп яраткан күзләрне күрерме? Нинди алар, күзләр, танырлармы берсен - берсе? Әгәр килмәсә, күрәсе килмәсә? Аһ, бәлки кирәк тә булмагандыр ..." Йөзенә кызыллык йөгерде, уйлаган саен шулай: бер яна, бер туңа. " Бик нык картайды микән, ни әйтсәң дә, ике дистә ел үткән бит". Авылларына кичләтеп кайтып җитте. Ялгыз кайтып кергән кызын күреп әнисе аптырап та, куркып та калды.
– Ни булды, балам? Исәнме! Ни эшләп ялгыз, кая балалар, кая кияү? – йөгереп барып капкадан башын тыгып карады. Борчылуы йөзенә чыкты.
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4