Предыдущая публикация
Ялгыз гына бер өй утыра
Җилләр генә бүген хуҗа анда
Җилләр генә таңнар аттыра.
Өй эчендә - ап-ак миче
Бала-чакны искә төшерә
Оя тулы чакны уйлый-уйлый
Хыялында икмәк пешерә.
Табынында җиз самавыр
Һаман әле, һаман утыра
Бәлки күршеләрем керер диеп
Көтәдер ул... Көтә, бичара.
Идән такталары буялмаган
Черемәгән... Һаман чип-чиста
Комлый-комлый ышкып юа идек
Бар да гади иде бала-чакта.
Түрдә- сәке... Пар мендәрләр
Ап-ак челтәр белән ябынган
Алар көтә һаман якыннарын...
Эх... Язмышлар шул күктә язылган.
Ятимсерәп... Ялгыз гына
Авылымда бер өй утыра
Җилләр генә бүген хуҗа анда
Җилләр генә таңнар аттыра.
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 38
Сагыну бит ул ихлас, саф тойгы
Ул тойгыда күпме иң саф хисләр
Күңелләрдә бер моң булып чыңлый.
Сагыш сары төстә диләр... Булсын әйдә
Кояш та бит безнең сары төстә
Йөрәкләрдә сөю уты янса
Сагыш безне саргайталмас һич тә.
Мәхәббәтле йөрәк типсен күкрәкләрдә
Якыннарның белик кадерен
Исән чакта игътибарлы булыйк
Һәм күрсәтик кадер-хөрмәтен.
Югалтусыз тормыш бармый шул ул
Гомер сәгате шул санаулы
Кеше исән чакта кадерләнсә
Авыр булмас иде шул чаклы
Ярый әле кадерләдем диеп
Ул җиңеллек бирер күңелгә
Үкенечсез итеп яшик әле
Гомерләр бит ике түгел лә.
Йөрәкләр дә безнең таш түгел бит
Әйдә ачыйк күңел капкасын
Күңелебез киң һәм ихлас булсын
Тик битараф кына булмасын.
Сагышлансын күңел... Сагыш кирәк
Сафландырсын безнең күңелне
Матур яшик... Кеше булып яшик
Ходай биргән шушы гомерне.
Рүзилә Гатауллина