– Җавапсыз мәхәббәт иде анысы! Шул Җәмил хәленә калдырды Әсфәния мине. Аның репертуарындагы кеше булмаганмындыр инде мин. Ләкин Резидә үзенең күңел хисләре белән җавап бирде. Шуннан да рәхәтрәк тойгылар юк икән бу дөньяда?! УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/roman/xacterus-romannyn-davamy-1736702410
    0 комментариев
    0 классов
    Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың иҗаты классик совет әдәбияты чоры тәмамланып, яңа дәвер әдәбияты килүен хәбәр итүчеләрдән булды. УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/yubilejlar/zg-dnya-surte-nbir-gyymatdinovaga-65-yash
    0 комментариев
    3 класса
    Вакыт үткәч, бездән калыр Бары сурәт ак-каралы. Карап искә алырлармы? Искә алып карарлармы? Әллә утка ягарлармы? Бик кадерләп сакларлармы? Йә ул тузанда аунармы? Кемдер тын гына елармы? Елмаермы аны күреп, Киләчәге – билгесезлек... Безгә булыр ул барыбер, Сурәт янса, җан – мәңгелек. Фәридә Хәсәнова
    0 комментариев
    5 классов
    Зират капкасы ябылуга, Зиннур абый, кулларын җәеп, тешен кысып бии башлады. Нинди бию икәнлеге дә, күңелендә нинди көй уйнаганы да билгесез, әмма һәр күзәнәге тартылып, һәр чәч бөртегенә кадәр ярсып бии иде. Ә яңаклары буйлап кайнар яшь ага... УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/yana-isemner/ziratta-yr-khikya
    1 комментарий
    6 классов
    Миргазиян Юныс әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән прозаикларның берсе. Ул 60 нчы елларда иҗат итә башлый һәм “Безнең өй өянкеләр астында иде” әсәре белән татар әдәбиятына аяк баса. “Казан утлары” журналында дөнья күргән әлеге әсәрнең кайбер серләрен “Классика тарихы” чыгарылышында ачабыз.
    0 комментариев
    1 класс
    Ике хатын май язар, Май язганда мич янар. Тәрәзәдән көн багар, Өй иясе чөй санар, Сыер сөтен кем савар? – Тук имидән сөт агар. Вакыт үтәр, кем санар? Салкын кичкә ут багар. Өй капкасын кем ябар? Мичкә өстәп кем ягар? Юк-бар сүзгә ни ярар, Акыллылар юнь табар... Гамьлеләргә уй-исәп, Ахмаклары ни санар? Менә шулай көн агар... Ике хатын май язар, Тәрәзәдән төн багар, Капкаларны җил ябар... Хәмит Латыйп
    0 комментариев
    1 класс
    📚✨ Кадерле укучыларыбыз! "Казан утлары" журналының телеграм каналына рәхим итегез! Заманча шигырьләрне, проза әсәрләрен һәм кызыклы интервьюларны бер урыннан укып, иҗат дөньясына чумарга телисезме? Безнең каналда сез 🖋 Яңа авторларның әсәрләрен, 📖 Классикларның яңача интерпретацияләрен, 🎤 Укучыларыбыз иҗатын һәм фикерләрен, 📅 Әдәби чаралар һәм конкурслар турында хәбәрләр, 💬 Укытучылар, шагыйрьләр һәм прозаиклар белән кызыклы әңгәмәләрне таба аласыз. Каналга язылыгыз һәм әдәбият дөньясындагы яңалыкларны күзәтеп барыгыз. 📲 Каналга сылтама: t.me/kazan_utlari Бергәләп укыйк! 💙
    0 комментариев
    1 класс
    Аларның очрашу мөмкинлекләре артканнан-арта. Бу хәл аңа ышаныч, шанс бирә! Тик биредә түгел, ничек тә булса Казанда күрешү турында уйларга кирәк! Резидә! Менә нинди татлы исем икән ул, матур исем икән ул, Резидә! УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/roman/xacterus-romannyn-davamy
    0 комментариев
    4 класса
    Атаклы татар шагыйрәсе һәм җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина вафат. Нәҗибә Әхмәтнур кызы 1949 елның 2 мартында Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк Каен авылында туа. Казан дәүләт университетында белем ала, Татарстан һәм Башкортстан мәктәпләрендә укыта, газета редакцияләрендә хезмәт куя, хәтта самосваллар җитештерү заводында да эшли. 1990 елдан Казанда яшәде, матбугатта эшләде һәм әдәби иҗат белән шөгыльләнде. Нәҗибә апаның иҗаты милләткә мәхәббәт белән сугарылган ялкынлы шигърият иде. Урыны оҗмахта булсын! Шагыйрәнең якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. "Татар китабы йорты" каналыннан Фото: Интертат
    0 комментариев
    5 классов
    Бер төркем Уфа һәм Казан язучылары шагыйрь Рафаил Сафинның авылдагы өендә кунак булып утыралар. Арада бер Рафаил Сафин гына, һу-һыулап, башкортча сөйләшә икән. УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/ueny-chyny-berg/bedg-yaramay
    0 комментариев
    8 классов
  • Класс
kazanutlary
Добавлено видео
  • Класс
  • Класс
  • Класс
Показать ещё