Әллә кереп сәләм биримме?
Үзем дә бит шунда тәгәрәп үстем,
Нигеземне сөеп үбимме?
Өйгә узсам ялгызлык кочаклый,
Эндәшми шул әнием балам дип.
Өстәленә килеп утырсам да,
Чәе булмас кайнап торган бит.
Тик шулай да уздым туган йортка,
Тәрәзләре яшьләргә тулгач.
Мин бит йортым сине ташлаганмын,
Кичерерсең бәлки вакыт узгач.
Ишек җыры сәләм бирде кебек,
Бүрәнәләр никтер гөрләште.
Матчадагы әтием кәләпүше,
"Кайттыңмы балам"- диеп эндәште.
Күзгә килде яшьләр кинәт кенә,
Тик шулайда түзде йөрәгем.
Әткәм, әнкәм йортка дога диеп,
Бисмилланы бераз көйләдем.
Тыныч булып китте күңелемә,
Йөк төшкән күк булды өстемнән,
Тәрәзләр бит юкка еламаган,
Дога көткәннәр бит, тик бездән.
Кайтыгыз сез ялгыз йортларга да,
Керегез сез бикле капкадан.
Күңелегездә нинди иман калган,
Кылыгыз сез дога бер заман.
Әткәй-әнкәй йорты гына түгел,
Син үскән йорт, агач бурадан.
Ә син аны бик тиз оныткансың,
Онытма син, кайтып йөр ялан.
Елатмагыз йортның тәрәзләрен,
Тәрәзләрдә әнкәй күзләре,
Зират кылып, дога укыр өчен,,
Исән чакта бер кайтыйк әле.
Фәнил Ахунҗан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1