🤲Йәә, Раббым, балаларыбыз тәкъва, хәерле мөселманнардан, Үзең сөйгән бәндәләрдән булсалар иде. Үзләре сау-сәламәт, күңелләре саф, йөзләре нурлы, диннәре дөрес, иманнары көчле булса иде.
🤲Йәә, Раббым, Үзеңә итагать итүчеләрдән, гыйбадәт кылучылардан, фарыз һәм сөннәт гамәлләрен үтәүчеләрдән, гыйбрәт алучылардан, канәгать булучылардан, нигъмәтләреңнең кадерен белүчеләрдән, күп зекер кылучылардан булсалар иде.
🤲Йәә, Раббым, аларга тәүфыйк, һидаять, зирәк акыл, гыйлем бир. Ислам динен куәтләүче, оятны белүче, әхлаклы, әдәпле, тәрбияле, намуслы, тырыш, максатчан, эчкерсез, юмарт, тыйнак, гадел, эшчән, уңган булсалар иде. Укуларында ачык зиһен, тел байлыгы, тел ачкычлары бир. Укытучыларына, остазларына, иптәшләренә, барча кешеләргә күркәм итеп, сөйкемле итеп күрсәт. Эчке күңелләре, тышкы кыяфәтләре һәрвакыт күркәм булса иде.
🤲Йәә, Раббым, әти-әниләрен, олыларны хөрмәт итеп, кечеләргә шәфкатьле, мәрхәмәтле, кешеләргә игелекле, ярдәмчел булсыннар. Пакьлекне, сафлыкны сөйсеннәр, пөхтәлеккә омтылсыннар иде.
🤲Йәә, Раббым, кайгы-хәсрәт китермәсеннәр, күз яшьләре түктермәсеннәр. Балаларыбызга хәерле хәләл кәсепләр, хәләл сөт имгән, хәләл ризык белән ризыкланган иманлы хәерле парларын насыйп ит, салих вә тәкъва бәндәләреңә дус ит. Балаларыбыз безнең йөз аклыгы булса иде. Аларга хәерле озын гомер бир,
Раббым. Аларның куанычларын күреп, шатлык-сөенечләр белән яшәргә насыйп ит.
Әәмиин🤲🤲🤲
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 49