Ак яулыгын бәйләп башына...
Шат елмаеп, бик сагындым,-диеп,
Әнием килеп баса каршыма.
Мин күптәннән үзем әни инде...
Әни генә түгел, әби дә,
Әниемнең җылы сүзен көтәм
Авыр булган чакта күңелгә...
Гомер үтеп, олыгайган саен,
Әнкәй искә төшә ешаеп,
Минем белән бергә җылый кебек,
Көлә кебек миңа кушылып.
Күз ачып күз йомган ара кебек,
Бик ашыгып үтә гомерләр,
Әниләр яшенә җитеп киләм...
Ә шулай да...
Әниле чакларны...сабый чакны...
Өзелеп, өзелеп сагына күңелләр.
Аллаһыма мең рәхмәтләр укыйм,
Яшәгәнгә сагынып әнкәйне,
Димәк әнкәй, әнкәй була белгән...
Аңлый белгән безнең күңелне...
Төрле уйлар килә башлый икән,
Яшең җитсә әнкәй яшенә,
Гомер бетеп,мәңгелеккә киткәч,
Без дә шулай, ак яулык ябынып,
Керсәк иде балалар төшенә...
Әлфия Магизянова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 23