Предыдущая публикация
Кыска шигырьләр
Игезәктер ялгыз җаннар —
Һәрберсендә охшаш яра,
Телгәләнгән йөрәкләре
Парә-парә, парә-парә.
* * *
Бәя куя шигыремә
Берәү тәнкыйтькә алып...
Беләм — көрәш мәйданында
Аяк чалу да алым.
* * *
Шундый да сирәк сәләт —
Тумыштан килгән талант,
Табып булмый, сатуда юк,
Алып та булмый талап.
* * *
,,Син ирекле!" — дип тукыйлар
Каһәр суккан бу чорда.
,,Ирек"легем бәйле тора
Хуҗадагы чылбырда.
* * *
Гафу иттегезме мине,
Сөеп-сөйми елатканнар?..
Яр читендә чәчен тарап,
Моңсу гына суга карап,
Сагыналар икән кемне
Елый-елый елак таллар...
Айдар Маннанов
(төрле елларда язылды)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев