"Бу яңа ел" булды. Искесен дә искә алыйк.
БУ ИСКЕ ЕЛ
Әйтерсең лә бу иске ел ниндидер чик,
Көн дә әрли барысы да: "Кит инде, кит!"
Үпкәлиләр, эткәлиләр-төрткәлиләр,
Кайберләре арттан килеп типкәлиләр.
Сиңа кадәр, синнән соң да без бәхетле.
Барысына, әшәке ел, син гаепле.
Урман яна, давыл чыга, сулар баса.
Хәвеф-хәтәр, үлем-төшем, бәла-каза…
Барысы да шушы елның кыланышы,
Бәрәкәтсез язы-көзе, җәе-кышы…
Әйтик менә, яңа елга килеп кердек,
Түш киереп, борын чөеп җырлап йөрдек.
Барысы да артта калды, имеш, хәзер,
Барысы бар, барысы ал, барысы гөл.
Менә яңа ел килә дә, җайлап кына,
Бал каптыра, май каптыра авызыңа…
Тик, көзгегә бер карап ал, кем ул анда?
Шул ук чырай, шул ук гәүдә, шул ук бәндә.
Дөньясы да үзгәрмәгән, элеккечә,
Еллар буйлап кемдер менә, кемдер төшә.
Элеккечә үз җаена тормыш ага,
Шатлыгы да, кайгысы да бер чамада.
Вакыт белми, Вакыт күрми. Ул битараф.
Булмый аны буйсындырып, булмый ярап.
Күрмәсә дә, күмеп китә эзебезне,
Үзгәртергә була бары үзебезне.
Елга карап, күрәчәктән качып булмас,
Түзәсең инде түзәсең, насыйп булгач.
Алда томыш. Барасы юл әле ерак.
Юлда булыйк. Барысы да синнән тора.
2021 ел
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев