Камыр өчен (2 пирог өчен): 0,8-1 кг он
200 г сыер мае яки маргарин
3 йомырка
0,5 л сөт
4 аш кашыгы үсемлек мае
3 аш кашыгы шикәр комы
1 бал калагы тоз
50-60 г чүпрә
Эчлек (2 пирог өчен): 2 кг кәбестә
6-7 йомырка
3 башлы суган
0,5 стакан сөт
тәменчә тоз
кыздыру өчен үсемлек мае
Чүпрә белән сөтне болгатабыз, 0,5 бал калагы шикәр комы өстибез.
Ул арада өй температурасында эрегән сыер мае яки маргаринга шикәр комы, тоз, йомырка, сөт, үсемлек мае һәм онның 1/3 өлешен салып болгатабыз.
Аннан соң гына күтәрелә башлаган чүпрәне он өстенә салабыз.
Аз-азлап он өстәп, артык каты булмаган, кулга ябышмый торган камыр басабыз.
Әзер камырны кәстрүлгә салып, тастымал каплап кабарырга калдырабыз.
Камыр кабырган арада, эчлекне ясап куябыз.
Кәбестәне нечкә итеп турыйбыз. Кызган майлы табага салабыз, өстенә сөт салабыз, тоз сибәбез һәм томалап пешерәбез.
Йомырканы пешерергә, шакмаклап турарга.
Суганны чистартырга, турарга һәм майлы табада кыздырырга.
Кәбестә, йомырка, суганны бергә кушып болгатабыз, кирәк булса, тоз өстибез.
Әзер камырдан юка итеп җәймәләр әзерлибез. Берсен майлы табага урнаштырабыз һәм өстенә эчлекне салабыз.
Өстенә икенче җәймәне салабыз һәм кырыйларын тоташтырып куябыз.
Әзер пирогның өстен тугланган йомырка белән майлыйбыз.
Кәбестә пирогын 180 градуслы газ мичендә алтынсу-кызыл төскә кергәнче пешерәбез.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев