Шәрапҗанның яңа образ. Килешәме, әллә искесен кайтарсынмы?)
    3 комментария
    19 классов
    “Зур казаннарга су салып кайнатып чыгарабыз да, казларны шунда тыгып пешекләгәннән соң йоннарын йолкыйбыз. Кеше әйтә дип, төрле алымнар кулланып карадык, юк, иң отышлысы шушы. Чистартканнан соң, канатларын кисеп, арка каннарын алганнан соң, тагын бер кат чиста кайнап торган тозлы суга тыгып алабыз. Бу вакытта 3 чиләк суга бер килограмм тоз салабыз. Шикәр шакмагы кебек матурланып, чиста булып калалалар, сүле дә агып утырмый”, - ди Рәхилә ханым. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/avyil/bala-ionsyz-kazny-nicek-ustererga
    9 комментариев
    103 класса
    Мондый Ришат Төхвәтуллинны күргәнегез бармы?)
    6 комментариев
    6 классов
    Газизә белән Габит җиде ел очрашып йөреп, яратышып кавышалар. Кыз башын югалтыр дәрәҗәдә яратса да, әнисе бу никахны өнәми. «Тагын бер кат уйла әле, кызым, бик кызу канлы бит ул, нәселләре дә кырыс холыклы, элек ялчы да тоткан булганнар...» – ди. Әмма әнисенең сүзләре Газизәнең йөрәгенә үтеп керә алмый, Габиттан башка яшәүне күз алдына да китерми ул. Никахлашып яши башлагач ук каенанасының усал карашын, һәр эшеннән гаеп табып, ире алдында начар хатын итеп күрсәтергә тырышуын күреп, бик авыр гаиләгә эләгүен аңлап ала алуын, тик... Югыйсә, тел-теш тидерерлек килен булмый үзе, уңганлыгы, үтә дә пөхтәлеге белән авылда аерылып тора. Фермада мал караучы булып эшләгән, озын, калын чәч толымнары белән аеруча мәхәббәтле күренгән яшь хатынны тырышлыгы өчен эшендә дә хөрмәт итәләр. Газизә озакламый авырга уза. Ә ире, моны белә торып, хатынына әллә ничә тапкыр кул күтәрә. Тәненә, җанына ничек кенә авыр булса да, Газизә кичерә аны. Ләкин җәберләүдән тәм тапкан ир хатынының карынында баласы тибә башлаган көннәрдә аны кыйнаудан тайчынмый, азганнан-аза бара. Өстәвенә, хатын иренең хыянәт итүен ишетә. Җитмәсә, авыл буйлап йөрүче чегән хатыны Газизәгә: «Ирең сиңа кадәр йөргән кызына өйләнмәгән, ә ул кыз корсаклы булган, әтисеннән куркып, баласын харап иткән. Сиңа бозым ясаганнар, ирең исерек чакта бик сак бул, син аның күзенә җен булып күренәсең», – ди. Бу хәбәрләрдән һушын җуяр хәлгә җиткән яшь хатын: «Дөньядан киткән ул баланың каргышы берәүгә дә төшә күрмәсен», – дип өзгәләнә. Гомер рәхәттә яшәсәң дә, михнәт чиксәң дә үтә. Газизә ирен кичерә-кичерә, кыенлыкларга түзеп яши-яши дүрт бала таба. Аңа карап ире генә яхшы якка үзгәрми, киресенчә, кыерсытулары, чит хатыннар белән чуалулары тагын да арта. Таш бәгырьле каенанасы да киленне якламый. Берсендә мунча кергәндә Газизә иренең күзләре вәхшиләнгәнен күреп, чыгып качарга тели, ләкин ире ут тизлеге белән элгечтән хатынның косынкасын тартып алып: «Хәзер буып үтерсәм кычкырмассыңмы?» – дип, хатынын буа башлый. Газизә дәшми. Күз аллары караңгылана башлаганын, үлә барганын гына тоя. Шулчак күзен кан баскан ир косынканы бушатып: «Кычкырмыйсың да ичмасам, бигрәк сабыр син», – дип җикеренә. Җаны чыга язган, хәлсезләнгән Газизә, елый-елый: «Балаларым хакына гомеремне саклаганыңа рәхмәт, Аллаһым», – дип пышылдый. Кичермәслек хәлләргә, чыдый алмаслык авырлыкларга түзеп яши бирә ул. Өйдә тавык чүпләп бетермәслек эш, фермада да эшлисе, күкрәк рагы белән чирли башлаган каенананы карыйсы... Газизә аны унике ел тәрбияли. Бервакыт мунча керткәндә: «Әнкәй, авыртмыймы?» – дип йомшак итеп эндәшүенә каенанасының күңеле беренче һәм соңгы тапкыр йомшара. Килененең күзләренә ялварып карап: «Ниләр җитмәде икән миңа? Ник кадереңне белмәдем, нигә шулай явыз булдым? Кичерә алсаң, зинһар, гафу ит, киленем», – ди. Шулай итеп, соң булса да килененең бәхиллеген алып китә. Язмыш Газизәне бер ярдан икенчесенә ташлый, кызганмый. Ярый әле балалары мәрхәмәтле булып, һәрвакыт булышалар. Кече кызы аеруча ярдәм итә, мәктәпкә киткәнче дә, кайткач та һаман әнисе янында кайнаша. Арыса да түзә бала, әнисе генә исән-сау булсын. Тора-бара ире Газизәне бөтенләй күралмас дәрәҗәгә җитә. Хәмер белән дуслашу өстенә, чит хатыннар янына йөрүдән дә тыелмый. Бервакыт сөяркәсе яныннан кайткач: «Мин сиңа яратып өйләнмәдем, чиста-пөхтә булганыңа, уңганлыгыңа гына кызыгып өйләндем», – дип ычкындыра. Ә берсендә, котырып кайтып кереп, сугым пычагын ала да, хатынына ташлана. Котлары алынып почмакка сыенган дүрт баланың: «Тимә!» – дип елап ялынуларын да ишетми. Балаларын куркытмас өчен Газизә, һәрвакыттагыча, дәшми, тәкъдиренә буйсына. Ир хатынны инде үтерәм дигәндә, ишектән олы бала килеп кереп: «Әти, нишлисең, тимә әнигә!» – дип җан ачысы белән кычкырып җибәрә. Әтиләре пычакны ташлап, әниләрен чәч толымнарыннан урап тота да, бер почмакка тотып болгый... Бервакыт фермада бозаулар үлә башлый. Җитәкче белән чуалган бер хатынның бозауларга сабын суы эчертеп үтерүе соңыннан гына беленә. Гаепне яшь кенә кыз балага сылтыйлар – кемгәдер аударырга кирәк бит. Газизә шул кызны кызганып, үлгән бозауларны яшерә. Бу хәлләрнең азагы аны эшеннән чыгару белән тәмамлана. Тикшерүчеләр хатынның: «Балаларым ачтан үләр бит, әтиләре дә аягын сындырып өйдә ята...» – дип, шашып-шашып елаганын күрергә дә, ишетергә дә теләми. Шулчак аның гомер буе җыелган әрнү-газабы, җәбер-золымнары, тән һәм күңел сызланулары йөрәгеннән кубып, җан авазы булып чыга һәм ул тилереп елый-елый: «Юкмы әллә син, Аллаһым? Булсаң, бу кадәр авырлык күрсәтер идеңме?!» – дип әйткәнен үзе дә сизми кала. Шуннан йоклап китеп, өнендәге кебек ап-ачык төш күрә. Якында гына тавыш ишетә ул: «Менә хәзер кара!» Газизә зират күрә. Шунда янәшә ике кабер, алар күз алдында ачыла. Берсендә көеп, янып беткән кеше сөякләре. «Бу кабер – гөнаһлы кешенеке», – ди тавыш. Икенчесендә ап-ак сөякләр ята. Тавыш дәвам итә: «Монда игелекле, изге җан». Газизә сискәнеп уянып китә һәм: «И-и, Раббым Аллаһым! Кичер мине, кичер әйткән сүзләрем өчен! Мин аңладым, нинди сынауларыңа да түзәрмен, тик балаларым, күз нурларым хакына яшәтсәң иде әле?..» – дип елый. Тик ире генә үзгәрми. Балалары үсеп җитеп, инде үз гаиләләрен корсалар да, ул һаман элеккеге гадәтен куа: Газизәне җәберләвен, чит хатыннар белән чуалуын дәвам итә. Бервакыт хатынын шулкадәр каты итеп кыйный, инде үтердем дигәндә, күршеләр килеп кереп, ашыгыч ярдәм чакыртып, Газизәне больницага озаталар. Тернәкләнә алмыйча, бик озак ята ул. Шул хәлдән соң балалары: «Әни, сиңа авылга юл ябык, бүтән анда кайтмыйсың, син безгә бик кирәк!» – дип үзләрендә яшәргә алып калалар. Габит анда да килеп: «Бармак белән дә чиртмәм, кайт яныма», – дип үгетли торгач, авылда маллар карап яшәргә өйрәнгән хатын, иренә ышанып, тагын кайтып китә. Озак та тормый, ире янә кыйнап, кулларын сындыра. Газизә тагын балалары янына китә. Хатыны киткәч, Габит кодагыен алып кайтып яши башлый. Ул да чыдамый ирнең холкына, бер ел яши дә, кем икәнен белеп алгач, китеп тә бара. Шуннан Габит кабат хатыны янына килеп, антлар эчеп, авылны өзелеп сагынган Газизәне кабат алып кайта. Әмма бу кайтуы коточкыч тәмамлана. Эчендә җеннәр котырган Габит, үтерәм дип, Газизә өстенә лом күтәреп килә. Хатын, куркып, сарайга йөгерә. Котырынып йөргән ир, ахыр чиктә, капка келәсенә чигәсе белән каплана. Гадәттәгечә, күлмәген соңгы төймәсенә кадәр эләктергәнлектән, якасы муенын буа. Газизә, ник тынды икән бу дип чыкканда, ир инде кан эчендә ята торган була. Шуннан ул йөгереп капка төбенә чыга, очраган кешеләрне чакыра. Фельдшер, милиция чакырталар. Тикшерүчеләр ирнең муенында буган эз бар дип, Газизәгә шик белдерәләр. Коточкыч хәлләрдән, нахак бәладән шашар чиккә җиткән хатын, әрнеп: «Утыртыгыз тизрәк, җәзаламагыз, җитәр миңа бу мәхшәргә түзәргә. Шунда, төрмәгездә, ферма кебек урын юкмы, маллар карап йөрәгемне басармын...» – ди. Бу гаделсезлеккә барлык тирә-күрше аптырап, бичара хатынны якларга керешәләр. «Ул гомергә рәхәт күрмәде, яшәү белән үлем арасында көн итте, нахакка нинди гаеп тагарга җыенасыз?» – дип, дәррәү кубалар. Ахыр чиктә тикшерүчеләр, гаепсез дип ачыклап, сорау алуны туктатып, хатыннан гафу үтенәләр. Бүгенге көндә Газизә кызы тәрбиясендә яши. 90 яшьлек әниләре янына кызлары, кияүләре еш кайтып йөриләр. Үзенең тоташ авыр сынаулардан торган тормыш юлын сабырлык белән үтә алуына Газизә кайчак үзе дә аптырап куя. Хатынын үтерәм дип үз башына үзе җиткән иренә дә, инде бакыйлыкка күчкән көндәшләренә дә рәнҗеми ул. Якты дөньяда яшәтүенә Аллаһка рәхмәт укып, балалары игелеге-кайгыртуын тоеп, тыныч картлык кичерә.
    12 комментариев
    59 классов
    Гөлназ Асаева һәм Гөлназ Закирова😍
    14 комментариев
    52 класса
    Килешәме Зәйнәп Фәрхетдиновага?)
    54 комментария
    170 классов
    «Балачакта мине көчләгәннәре турында әнигә үсеп җиткәч кенә сөйләдем. Ул вакытта миңа 14 яшь иде. Бу хәл 6 ел элек булса да, ул бүген дә миңа тынычлап яшәргә бирми. Вакыйганы күпме онытырга теләп, искә алмаска тырыштым. Тик, еллар үткән саен, ул күңелемдә авыр йөккә әйләнде», – дип сөйләде танышым. Хәзер миңа 20 яшь. Очрашып йөргән сөйгән ярым бар. Егетем кулын билемә куйса да, каушап калам, куркуга төшәм. Минем белән булган хәл күңелемдә каршылык булып тора. Ә ул исә мине тыйнак, оялчан кыз дип белә. Күңелемдә булган борчуларымны ачып бирсәм, егетем куркып качар төсле тоела. Әмма минем түземлегем бетте. Яшүсмер вакытта булган кайгым белән бүлешмәсәм, шартлармын сыман. «Вакытында әйтелгән сүзләр бәладән коткара» Бу хәл 6 ел элек булды. Яшүсмер вакытта бик теләп җиңел атлетика белән шөгыльләндем. Чыгышларыма туганнарым, дусларым, танышларым һәм бигрәк тә минем тренерым горурланды. Исемен әйтүдә мәгънә юктыр дип беләм. Күптән булган хәл аркасында, барыбер ул кешене судка бирә алмыйбыз – дәлилләр дә юк. Гариза язсак, ул турыда бөтен кеше беләчәк. Оятка калырмын дип, кеше миңа карап шуны гына уйлар дип куркам. Минем исемемә тап төшерәсем килми, тик яшь кызларга минем кебек куркак булмаска киңәш итәм. Вакытында әйтелгән сүзләр бәладән коткарып кала. Без команда белән ярышка чит шәһәрләргә бара идек. Әти-әни дә өйдә тормаганыма ияләшкән иде. Атнасына алты тапкыр тренировкага йөрдем. Минем өчен җиңел атлетика һәрвакыт беренче урында булды. Билгеле бер ераклыкка чабу, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү миңа ләззәт бирде. Укудан да, дусларымнан да аны өстенрәк күрдем. Алты ел элек без Мәскәүнең бер өлкәсенә ярышка бардык. Татарстанның бер кечкенә шәһәрчегендә туып үскәч, минем өчен бу зур дәрәҗә иде. Имештер, дөнья күрәм. Беренче көне дүрт йолдызлы гостиницада урнаштык. Спортчыларга карата тудырылган шартлар әйбәт иде. Һәр бүлмәдә өчәр бала. Кызлар аерым, егетләр аерым. Бүлмәдә душ бүлмәсе, телевизор, киң караватлар бар иде. Әле дә кичәге шикелле хәтерлим: ярыш алдыннан нык борчылдым. Мине икенче көне җаваплы чыгыш көтә иде. Мәскәүнең үзеннән бер көндәшем килә икәнне ишеткәч, кәефем төште. Бөтен команда минем хәлемә керде. «Борчылма, җиңәсең син аны», «барысы да яхшы булыр», «син аннан җитезрәк» дип, күңелемне күтәрергә тырыштылар. Аларга рәхмәтем зур. Кояш бата башлагач, без әйберләребезне шкафка тутырып куйдык. Бергәләп, кичке ашка әзерләндек. Бөтен нәрсә гадәти, ел саен кабатлана торган кебек иде... «Пычрак» эше мәңге күңелдә калды» Соңрак, тренер мине үз янына дәшеп алды. Ул башта салмак кына хәлләремне сорашты. «Әзерме Россия чемпионы булырга?» – дип сорады. Ә үзе, сөйләнә-сөйләнә, бүлмәсендә зур булмаган маталар җәйде. Аннары ул каршысында тартылырга кушты. Гадәттә, ул ярыш алдыннан тартылырга киңәш итми иде, шуңа күрә бу сәер булып тоелды. Мин, кроссовкиларымны салып, матага утырдым. Тренировка вакытында эшләгән күнегүләрне аңа күрсәтә башладым. Тренер үзе 45 яшьләрдә булгандыр. Ул һәрчак зәңгәр спорт киемендә йөрде. Чәчләре сары булса да, кояшта җирән төскә кереп ялтырый иде. Бите шадра, маңгае киң. Хәер, бүгенгесе көндә ул олырак күренә. Тренер минем сәерсенеп караганымны сизеп: «Тартылырга гади ярыш алдыннан ярамый, ә иртәгә – синең мөһим чыгыш! Монда тартылырга кирәк. Синең Мәскәү кызын җиңәсең килә бит?» – диде. Ничек кенә тырышсам да, «юк, алай түгел», «дөрес ясамыйсың» дигән кисәтүләр башланды. Мин, кашны җыерып, әйбәтрәк ясарга тырыштым. Ярыш алдыннан тренерның минем кәефемне бозарга тырышуы башыма сыймады. «Ник дөрес түгел? Шулай ук ясыйм бит!» – дип, үземнекендә торып карадым, әмма минем һәр сүземә ул катырак җавап бирә барды. Ул кичне мин гомеремдә беренче тапкыр аның белән сүзгә килдем. Аның миңа карата әйткән кисәтүләре мәгънәсез иде. Минем нервыланганны күргәч, тренер тавышын киметте. «Ярар инде, син – иң яхшы спортчы бит, талантың бар синең. Әйдә, мин сиңа җиңәргә булыша торган физик күнегү ясашам?» – диде. Гаҗәпләнеп, аңа карадым. Ул җайлап кына минем җилкәмә кагылды. Аннары акрын гына матага яткыза башлады. Сүзсез калдым. Нишләргә соң? Кеше берәр куркыныч нәрсә сизсә, я акыра башлый, я катып кала. Миндә икенче халәт иде. Күңелем белән «качарга кирәк» дип уйладым, ә тәнем миңа буйсынмый иде. Тренер минем өстемә ятып, ышкыла башлады. Мин күзне каты итеп йомдым да аның мышнаган тавышын ишеттем. Ул үз гамәлен «бу күнегү сиңа җиңәргә булышачак» дип аңлатты. Күпме шулай дәвам иткәндер, хәтерләмим. Әмма ул соңыннан миңа бүлмәдән чыгып китәргә кушты. Ишеккә җиткәндә, әти-әнигә берәр сүз әйтсәм, үземә үпкәләргә әйтте. Бу очракта ул мине командадан төшереп калдырырга сүз бирде. Ул минем итәк астына кермәде, кулы белән тәнемә орынмады. Әмма шул «пычрак» эше мәңге күңелдә калды. Хәзер мин яхшы аңлыйм: мин беренче һәм соңгысы түгел. Алты ел элек бу турыда беркемгә дә сөйләмәдем. Мин аны куркыныч төш сыман тизрәк онытырга тырыштым. Тренерның башка кагылганы, миңа карата тагын шул гамәлен кылганы булмады. Әмма, ярышларга баргач, башка кызларны бүлмәсенә алып кереп киткәнен күргәнем булды. Ул көн минем хәтердә мәңгегә сеңеп калды. Кайвакыт төнлә куркыныч төшләр күреп елап уяна идем. Үсә төшкәч, егетләр белән дә сөйләшә алмадым. Мин алардан җирәнә идем. «Психологларга 50 меңнән артык акча түктек» Әнигә бу хакта берничә ай элек кенә сөйләдем. Без аш бүлмәсендә икәүдән-икәү генә дөнья хәлләре турында сөйләшеп утырдык. Бу хәбәрне ишеткәч, ул өзгәләнә-өзгәләнә елады. «Ник әйтмәдең? Ник безгә бу хакта сөйләмәдең, кызы-ым!» – дип өзгәләнде. Ул бит сөйли торган әйбер түгел. Бала кеше ярамаган гамәл кылгач, иң беренче чиратта, «әни белсә, үтерә» дип уйлый. Үземне ничек тотарга, нәрсә уйларга белмәдем. Әнигә бу хакта сөйләгәнче, аңардан тавыш куптармаска сүз бирүен сорадым. Ул чагында өйдән очып чыгып, тренерның «башын өзәргә» торган халәткә җитсә дә, әни үзен тыеп кала алды. «Әни, миңа болай да кыен, зинһар, янына барма», – дидем. Ничек кенә булмасын, кеше сүзе мине әле дә борчый. Әнинең миңа ничек тә булса булышасы килде. Шуңа күрә, соң булса да, Казан психологына йөртә башлады. Сеанслар безнең гаилә өчен бик тә кыйммәт. Чөнки әти белән әни ике ел элек аерылышты. Шушы ике айда психологларга 50 меңнән артык акча түктек. Дөресен генә әйткәндә, бер файдасын күрмим. Алар сиңа сораулар бирә, ә син гадел җавап бирәсең. Син аларга үз проблемаларыңны ачып саласың, ә алар, синең өчен чынлап та борчылган сыман кыяфәт чыгарып, акчага тыңлап утыра. Күңелем белән миңа беркем дә булышмаячагын аңлыйм. Барыбер моның белән миңа гомер буе яшәргә. Мин, чын күңелемнән, әти-әниләргә үз балаларын ерак юлга нинди кешегә ышанып чыгарып җибәргәннәрен яхшылап тикшерүләрен сорыйм. Баланың тормышын җимерергә күп кирәкми.
    5 комментариев
    32 класса
    Матур яшь бит?)
    4 комментария
    10 классов
    Нинди бәхет әни булу😇
    4 комментария
    72 класса
    Винера Ганиева Марсель Сәлимҗановның туган көненә багышланган кичәдә...
    1 комментарий
    10 классов
  • Класс
  • Класс
00:09
Зәйнәп
1 837 просмотров
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
Показать ещё