Укып карагыз әле!
Әти әйткән иде диярсез...
Үз баласын әти- әниләр,
Беркайчанда начар димиләр.
Үзеңнеке үз, сукыр булсада күз,
Нинди булсалар да түз !- диләр.
Алганны да салганны да белми,
Кулларында асып йөриләр.
Йокы ни икәнен белмиләр,
Елап үзәгенә үткән баласын,
Сытып, үбә- үбә ,, тиргиләр" .
Начарлык теләмиләр,
Шул баланы кеше итәр өчен,
Нинди генә михнәт күрмиләр.
Туйдым, булды- җитте димиләр,
Шундый бит ул Әти-Әниләр.
Аңлыйлар нәрсә чәчсә көзен,
Бурасына шуны саласын.
Өф-өф итеп үстергән баласының,
Кулларына беркөн каласын.
Бер мин генә түгел, күпләрегез
Уйлаганы бармы шул хакта?
Бездән оялмасын иде балалар,
Нинди Әти- Әни булсак та.
Картлык юрап,кайгы сорап
Килмәгәнен яхшы беләбез.
Бирә алдык микән тәрбияне,
Нәтиҗәсен соңрак күрәбез.
Тал чыбыгын яшь чагында,
Сыек чакта гына бөгәләр.
Тәрбияне бала үскәч түгел,
Биләүдәге чактан бирәләр!
Безнең үткән шушы юлларны,
Балаларыбыз да үтәчәк.
Безгә нинди хөрмәт күрсәтсәләр,
Үзләрен дә шул көн көтәчәк!
Үз акылым әле үзем белән,
Аяк- куллар эшкә ярарлык.
Якыннарың булсын янәшәңдә,
Картайгачтын сине аңларлык!
Әйтмичә дә булмый чараң юк,
Карт кешенең хәтере калучан.
Берүк ачулана күрмә балам,
Ялгыш тигез юлда абынсам!
Рөхсәтсез ялгыш, белмичә
Синең әйбереңә кагылсам...
Сөйләшкәндә онытылып китеп,
Кирәкмәгән сүзләр кыстырсам!
Ипи валчыкларын койсам идәнгә,
Берүк балам мине тиргәмә.
Кул калтырап ашым тамызсам,
Табын ямен берүк җибәрмә!
Бер сорауны йөзәр кабатласам,
Берүк балам мине сүзләмә!
Хәтер калдырырдай сүз әйтсәм,
Карт кешедән гәеп эзләмә!
Минем Әти, минем Әни - диген,
Беркемнән дә балам оялма!
Тәмсез исләр килер өстебездән,
Шунда калсын читкә чыгарма!
Юк- бар нәрсә слрап йөдәтмәм,
Сезгә хәзер акыл өйрәтмәм.
Пешкән аштан өлеш чыгарсагыз,
Рәхмәттән башка сүз әйтмәм!
Балам шуны бел! Карт кеше,
Сабый бала белән бер...
Дәвамы бар...
Җәвит Шакиров блогыннан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев