Мин яратам жырларга
Категория: Балалар җырларыЭльвира Хәмәтнурова көеГөлфия Шакирова сүзләре
Добавлено АлиһәНур в Пнд, 09/03/2015 -
02:09 аватар: АлиһәНур
Баш очымда — калфагым,
Аягымда — башмагым.
Ничек инде җырламыйсың,
Минем бит шундый чагым.
Хыялларым — ак җилкән,
Кузгала һәркөн иртән.
Моңнарны кушып моңнарга,
Мин яратам җырларга.
Күлмәгем аллы — гөлле,
Аллы — гөлле чәчәкле.
Чәчәкле генә түгел ул,
Үзенә бер бизәкле.
Хыялларым — ак җилкән,
Кузгала һәркөн иртән.
Моңнарны кушып моңнарга,
Мин яратам җырларга.
Шатлана бит күңелем,
Ямьле иртә — бүгенем.
Мин бит аңлыйм: барсы шуның,
Бер дә юкка түгелен.
Хыялларым — ак җилкән,
Кузгала һәркөн иртән.
Моңнарны кушып моңнарга,
Мин яратам җырларга.
Средняя оценка:
Источник:
http://erlar.ru/node/4452