Предыдущая публикация
Байлык, дәрәҗә һәм фәкыйрьлек;
Һәр чирленең үз томавы була,
Савыга алмас диеп әйтерлек.
Кем сынала дуслык, хыянәттә,
Шәфкать белән бар сыналучы;
Уйланылмый әҗәл, кыямәт тә,
Рәнҗетелгәндә кыйналучы.
Башкалардан өстен куеп үзен,
Минминлектә сынала берәү.
Әле ярый, Раббым Аллаһ түзем,
Җаннар кыйшайса, бирә терәү.
Кемнең сынау – гади тыйнаклыкта,
Кемнең сынау – гел макталуда,
Кемнең сынау – шаян уйнаклыкта,
Кемнең – урында таптануда.
Ник һәркемгә тигез бүленмәгән,
Язмыш шаяруы, сынавы?
... Ялгызлыкта гел уйлата мине,
Яшәешнең шушы соравы.
Мәүлит Шакиров
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев