Предыдущая публикация
Уяндым да, кат-кат шатландым.
Чын күңелдән ихлас елмайдым да,
Өмет атка менеп атладым.
Тик ташлама мине, өмет атым,
Якын дустым булчы гел генә.
Син булганда җаным елмаюлы,
Тирә- ягым чәчәк гөл генә
Күрәм, дустым, күрәм, чуаланган
Ялларың да озак чабудан.
Син чабасың...Юлга коелып кала
Сагышларым минем чабудан...
Ышанганга, төшеп калмас өчен,
Чал ялыңа ныклап ябышам.
Бәхәсләшмим инде язмыш белән,
Раббем бирсә, алам- килешәм.
Нәфисә Вафина
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3