Предыдущая публикация
Үтәләр дә көннәр үтәләр...
Кыштырдавык кәгазьләргә салып,
Гомеремне алып китәләр.
Кыштыр-кыштыр кыштырдыйлар әллә
Кәгазь белән язмыш бәйләнгән?
Кәгазьләрдә – хисләр...
Кәгазьләрдә – тормыш...
Мин үзем дә
Ак кәгазьгә гүя әйләнгән...
Шул кәгазьгә һәркөн хисләр төшә,
Кулъязмалар – тормыш көзгесе.
Кемгәдер ул бары бер әкият,
Ә кемгәдер – яшәү өлгесе...
...Беркөн дөнья мине бөтереп алыр,
Һәм почмакка атар бөгәрләп.
Шуңа кадәр "Мин яшәдем!" дигән
Узган көнне ертам берәмләп...
Халисә Ширмән
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев