Предыдущая публикация
Колачлап йөзәм суын.
Кемнәр аңлар да хәлемне,
Кемнәр соң сузар кулын ?
Ярларына җиталмыймын -
Яры юкмы күлемнең?
Моңланмаган, сызланмаган
Көне юк күңелемнең.
Сагыш күлләрендә йөзәм -
Сердәшем - ялгыз аккош.
Безнең кебек ялгызларга
Сагышлар яхшы таныш.
Сагыш күлләре тирән шул,
Җиталмыйм ярларына.
Сагышларның иң сарысы
Яңара язларында...
Гүзәлия Исламова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1