Предыдущая публикация
Йөрәкләр саф, таза чагында.
Кичләребез моңсу булганда да,
Бәхет көтәр барыбер таңында!
Яхшы булган җирдә начар да бар,
Җиңү булган җирдә - җиңелү,
Шатлыкларны сагыш алыштыра,
Сөю булган җирдә бар көю...
Бөтенесе дә - тормыш!
Бары күңел
Гамсезлеккә генә күнмәсен!
Киләчәккә өмет-ышанычың,
Йөрәктә дәрт кенә сүнмәсен!
Кыш артыннан һәрчак яз килгәндәй,
Моң-зарларны җиңәр наз булыр...
Бөтенесе дә без дигәнчә булыр!
Моңсу эңгер якты таң булыр!
Сәкинә Тотманова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев