Предыдущая публикация
Килә нәни кызчык буласым,
Яшел болыннарда йөгерә-йөгерә
Алсу күбәләкләр куасым.
Бер риясыз сабый кызчык булып,
Хыял диңгезендә йөзәсем,
Ап-ак ромашкалар өзә-өзә,
Матур тәкыялар үрәсем.
Бик тә килә гөрләвекләр аша
Ялан тәпи йөгереп узасым,
Тәмле кәнфит бирегезче, диеп,
Юри генә елап аласым.
Яңа елда татлы бүләк сорап,
Кыш бабайга хатлар язасым,
Бик тә, бик тә чая кызчык булып,
Килә балачакка кайтасым.
Гомер көзләремә керсәм дә мин,
Күңелем белән һаман нәни кыз.
Ышанамын әле әкияткә,
Яшәүләре кыен хыялсыз...
Гөлзадә Сафина
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев