Предыдущая публикация
Әй,син язмыш,
Нигә горур шундый?
Авыр микән барыр юлларым!
Җайлап сүтсәм тормыш йомгагымны,
Кайтыр микән яшьлек елларым?
Әй, син язмыш,
Нигә шундый шаян?
Бирәсең син безгә сынаулар!
Түзәрме,дип,борма юлларыңны?
Куясың син миңа сораулар!
Әй, син язмыш,
Нигә шундый тапкыр?
Яши синдә күпме гомерләр.
Юлларыңда бәхет каршы чыкса,
Юктан гына була күңелләр!
Әй,син язмыш,
Нигә шундый моңсу?
Йөрәгемә шатлык өстә әле!
Карап тора газиз балаларым,
Иман нуры миңа бир әле!
Әй,син язмыш,
Зинһар бәргәләнмә!
Таштан түгел безнең йөрәкләр.
Борма юлларыңны узган чакта,
Татлы булсын безнең гомерләр!
Алмаз Ахметгалиев
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1