Предыдущая публикация
Янып, көлдән кабат туарлык.
Чак тискәре, чак йөрәксез булып
Дөньяның бугазын буарлык.
Кул бирегез миңа, наз бирегез,
Хәл бирегез тездән басарлык.
Вәсвәсләрнең әсиреннән чыгып,
Дөньяга йөземне ачарлык.
Керфекләрем шешеннән кайтарлык,
Җан эреткеч сүзләр әйтегез.
Зарларымны, моңнарымны аңлап,
Йөрәк түрегезгә кертегез.
Аны онытырга ярдәм кирәк,
Башка караш җанга салыгыз.
Үтенепләр, ялварыплар сорыйм:
Үткәннең ишеген ябыгыз.
Венер ФӘТТАХ
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3