Предыдущая публикация
Чаптык язмыш атында;
Уңыш-байлыкның җимеше,
Гел тоелды якында.
Кереп китеп чытырманга,
Битне ертты ботаклар;
Төзәлми һаман җандагы,
Кара көелгән таплар.
Чаптык карамый гомернең,
Үткәргән елларына;
Егылмаска язмышларның,
Ябыштык ялларына.
Ияр уңайлы булса да,
Нык булса да өзәңге,
Тик яра эчтән әрнеде,
Тыштан гына төзәлде.
Җайдак булып гомер буе.
Язмыш атында чаптык –
Нәрсәләрнедер югалттык,
Нәрсәләрнедер таптык.
Кайчак куш аякладык та,
Кайсы чакта юырттык;
Бәхет, бәхетсезлеккә дә,
Бара торгач юлыктык.
Тигез юлдан да элдердек,
Кайчак юл булды тайгак.
Язмыш атларында чаптык,
Без – гомер буе җайдак...
Мәүлит ШАКИРОВ
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев