Анда мәңгелек йорт.
Ишек тә юк... юк бер тәрәз дә.
Монда тынлык... тик агачлар шавы
Ишетелә барсаң әгәр дә...
Шомлы тынлык күңелләргә тия...
Чардуганнар киткән тезелеп.
Кабер ташларына бактым исә -
Үзәкләрем китә өзелеп.
Кемнәр генә монда күмелмәгән:
Җиде буын әби-бабайлар.
Әти-әни, туган, дус, күршеләр...
Хәтта, бер гөнаһсыз сабыйлар.
Без хәзергә фани дөньяларда
Әкрен генә дөнья көтәбез.
Зират кылып кайттык әле менә
Балаларым белән кичә без.
Агач яфраклары, түшәк кебек
Каплап алган кабер өсләрен.
Уянырлар тиздән чәчәкләр дә
Сизеп язгы җилнең искәнен.
Әрвахлар бездән дога көтә...
Белеп көтә безнең килгәнне.
Ишетәләр икән сөйләшкәнне...
Җавап бирә алмый үзләре.
Кабер газабыннан котылырга
Ярдәм итәр безнең догабыз.
Аллаһының ризалыгын сорап
Без ихластан дога кылабыз.
Авыр туфраклары җиңел булсын!
Нурлы булсын яткан җирләре.
Гөнаһлары булса кичерелсен,
Бездән разый булсын үзләре.
Истигъфар кылу кардәш өчен
Бик саваплы гамәл... беләбез.
Коръән укып дога кылу өчен
Без бу йортка кат-кат киләбез.
Менә бүген монда күпме кеше,
Бәйрәм алды, халык мәш килә.
Каберләрне барлап, карап тору
Рәхәт бирә бит ул күңелгә.
Исәннәрнең кадерен, вафатларның каберен
Онытмаганнарга мең рәхмәт.
Әрвахларыбыз бездән дога көтә
Калдырмасак иде, җәмәгать...
Фәридә Җәмилева
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 14