...Тәлгать абый хәзер кайда, ничек яши, ниләр белән кызыксына икән? Бу сораулар минем күңелдә генә йөрмидер, хөрмәтле редакция, аларга җавап язсагыз, бик рәхәтләнеп укыр идек.
Гөлия ХӘЙДӘРОВА, Чаллы.
Әлеге хатка җавап бирү өчен без Татарстанның халык артисты, Татарстан радиосында 30 елдан артык эшләгән күренекле диктор Тәлгать Хаматшин белән элемтәгә кердек. Укучыбыз хатындагыларга өстәп, үзебезнең сорауларны да бирдек: эшләгән елларыгызны сагынасызмы? Туган радиогызга әйләнгән Татарстан радиосындагы элекке хезмәттәшләрегез белән аралашып торасызмы? Шактый еллар мәдәният учагы дөрләп торган Казанда яшәгәннән соң үз ягыгызга, тынычрак мохиткә кайткач, күңелегездә сагыш, бушлык тоймыйсызмы? Хөрмәтле дикторыбызга зур рәхмәт -- сорауларның барысына да, укучыбыз язганча, рәхәтләнеп укырлык итеп, тәфсилләп җавап бирде, инде шулкадәр таныш, үз-якын, җанга рәхәт тавышын ишеткәндәй хис итеп, үзен тыңлыйк.
“Улың бик матур җырлый икән...”
“Башлыйк әле сүзне Карәхмәт илә,
Яд итәрләр, кем белә, рәхмәт илә...”, -- дип, Тукаебыз язганчарак, сүзне хат авторы Гөлия ханым Хәйдәровага һәм иҗатымны хөрмәт иткән, олылаган һәм кулларына гына күтәреп йөртмәгән (сөекле җырчыбыз Фәридә апа Кудашева һәрвакыт кабатларга ярата иде бу сүзләрне) күп меңләгән радиотыңлаучыларыма үзем ихлас күңелдән биниһая рәхмәтләремне әйтүдән, бөек татар халкы белән чиксез горурланып яшәвемне белдерүдән башларгадыр...
Традицияне дә бозасы килми бит әле. Инде бик еракта калган, күпме генә сагынсаң да, күпме генә ялварсаң да мәңге кайтмас гүзәл балачактан татлы хыялда гына булса да бер мизгелгә әйләнеп килик бергәләп.
...Мин Башкортстанның Бүздәк районы Түреш авылында (Казанга килгәч кенә белдем: бу исемдәге авыл Мөслим райоынныда да бар икән) Гали белән Сания исемле әткәемнең, әнкәемнең мәхәббәт җимеше булып, иң соңгысы, төпчекләре -- тугызынчы бала булып дөньяга килгәнмен. Мин туган авылым белән чиксез горурланам, хәтта мактана да алам, нәрсә өчен дисәгез, талантлы язучы, туган төбәкне өйрәнүче якташым, райондашым Гали Гатауллин үзенең “Түреш белән күрешү” дигән китабында бәян иткәнчә, безнең авылга унҗиденче гасыр башында Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылыннан килгән татарлар -- бертуган Түреш белән Нүреш нигез сала. Һәркемгә мәгълүм, Кушлавыч – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган авылы. Соңрак күченеп килүчеләр саны тагын да арта һәм Түреш дип аталган авыл барлыкка килә. Авыл 1708 елга кадәр административ-территориаль бүленеш нисбәтеннән караганда, Казан юлының Дувәнәй волосте составында була. 1745 елда Бәләбәй өязендә волость үзәгенә әйләнә, ә 1803 елдан Башкортстан территориясе бүленгәч, Түреш бишенче Мишәр кантоны составына керә. 1870 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, авылда 1300 кеше, ә 1920 елда 2896 кеше исәпләнә. Түрешнең округта иң бай якшәмбе базары саналган авыл дигән даны тарала.
Әйе, элекке Казан ханлыгы биләмәләреннән иң кыю, курку белмәс, хезмәт сөючән милләттәшләребез генә көнчыгышка таба юлга чыккан. Алар авыл төзү өчен округта иң матур урынны, авылны кышларын салкын төньяк җилләреннән саклап торучы Кызыл тау итәген сайлап алганнар. Йортыбызның тәрәзәләре дә шул Кызыл тауга карап тора иде. Халыкның төп шөгыле игенчелек һәм терлекчелек булган. Авыл халкының туган ягын яраткан Ватан сакчылары дигән даны еракларга таралган. Бөек Ватан сугышы фронтларында гына да авылдан 670 ир-ат кулына корал тотып катнашкан, араларында очучы-истребитель, Җиңү парадында катнашкан авылдашыбыз да була. Мин яшәгән авылның Шөнкәй дип аталган очы быел җәйнең иң матур бер көнендә Шөнкәй бәйрәме үткәрде.
Кечкенә чагында һәркемнән сораган кебек, миннән дә үскәч кем булырга теләр идең дип сорыйлар, мәктәптә укыганда шул темага иншалар яздырталар иде. Мин иң беренче укытучы булырга хыялландым. Өйдә берүзем генә калган чагында урындык алып (аны, ап-ак такталарны шомартып, әткәй үзе ясый иде), мәктәптән алып кайткан акбур белән числолар, “өй эше” яки “күнегү” дип язып, башлангыч класслар укытучысы Тәгъзимә апа Ногъмановадан үрнәк алып, аңа охшарга тырышып, имеш тә, балаларга “дәрес бирә” идем.
Берничә елдан, радиолар, бигрәк тә Татарстан радиосын тыңлый башлагач, хыялым үзгәрде: артист булу омтылышым алгы планга чыкты. Инде өйдә үзем генә калган вакытларда кулыма микрофон кебек нәрсә тотып, трюмо каршына басып, үзем өйрәнгән җырларны кычкырып җырлый идем. Зиннур Гыйбадуллинның Роберт Әхмәтҗанов шигыренә язган, бормалары күп булган шактый гына катлаулы “Якты елга” дигән җырын өйрәнеп, Хәмдүнә Тимергалиева шикелле җырларга тырыша идем. Урамнан үтеп барган апалар ишетеп калып, беркөнне әнигә әйткәннәр: “Улың бик матур җырлый икән, туктап, почмакта посып кына тыңлап тордык бераз”. Менә шулай җыр белән хыяллану чоры да булды. Әмма еллар үтү белән, бу ике хыялның берсе дә тормышка ашмады, укытучы булырга да, артист булырга да язмаган икән. Шулай да, алга китеп әйтим, зур сәхнәләрдә җырлап йөрүче артист булмасам да, Татарстан радиосында эшләп, халык артисты дигән югары исемгә лаек булдым. Димәк, булачак язмышым турында Ләүхелмәхфүз китабында “артист булачак” дигән сүзләр язылгандыр, күрәмсең.
“Диктор буласым килә”
Башлангыч классларда укыганда һәр атнаның җомга көнендә тәрбия сәгатьләре үткәрелә иде. Шулай бервакыт класс җитәкчебез кулымдагы китапны күреп калды бит! Герой пионерлар турындагы китапны парта астына яшереп кенә укый идем. “Кызыклы китап булырга охшаган, әйдә әле, без аны бергәләп кычкырып укыйк”, -- диде укытучым. Китапны иптәшләрем каршына чыгып сөенә-сөенә укый торган булып киттем. Классташларымның тын да алмыйча тыңлаганнары әле дә хәтеремдә. 45 минут үтеп китә, кыңгырау шалтырый, әмма шуңа карамастан, берәү дә урыныннан кузгалмый, әйтерсең лә, гипнозланганнар. Вакыйгаларның ни булып бетәрен көтәләр... Шул чагында ук миндә диктор һөнәренә ниндидер омтылыш уянгандыр дип уйлыйм. Шулвакыт иптәшләрем, укыганымны яратмыйча: “Башка берәү укысын”, -- дип әйткән булырлар иде. Ә мин Бөек Ватан сугышы елларында герой пионерлар күрсәткән батырлыклар тасвирланган китапны 5-6 атна буена гел берүзем укыдым. Тавышымны, сәнгатьле итеп укуымны яратуларын белеп-тоеп, күңелгә диктор булу хыялы кереп оялады. “Диварга эленгән кара эшләпә сыман могҗизалы тартмадан Камал Саттарова, Фоат Галимуллин, Эльс Гаделев, Айрат Арсланов, Мәрьям Арслановалар кебек сөйләсәң иде ул!” – дип хыяллана идем.
Сигезенче класста укыганда: “Диктор буласым килә”, -- дип, Татарстан радиосының ул чактагы дикторы – татарның Левитаны Фоат Галимуллинга хат язып җибәрдем. Аннан мине чиксез сөендереп, канатландырып, гаҗәпләндереп, радионың рәсми конвертында Фоат абый Галимуллиннан искиткеч җылы эчтәлекле хат килеп төште. Ул минем теләкне хуплавын, диктор булу өчен нинди сыйфатлар кирәклеген, нинди уку йортын тәмамлыйсы икәнен аңлатып язган иде. Шуны күздә тотып, 1974 елда Башкорт дәүләт университетына укырга кердем.
Казан үзенә тартып китерде
Университетның беренче курсында укытучыбыз Бәйнә апа Сәлимгәрәева (Аллаһка шөкер, ул әле дә исән-сау, сәламәтлек телим аңа) сентябрьнең беренче көннәрендә үк “Мин ни өчен укытучы һөнәрен сайладым?” дигән темага инша яздырды. Мин бик тырышып язганмындыр, күрәсең -- берәр атна үткәч, Бәйнә апабыз аудитория алдында минем иншаны кычкырып укып чыкмасынмы?! Әмма ул минем укытучы түгел, ә диктор булачагымны белми иде шул. Мин дә “диктор булыр өчен монда укырга кердем” дип яза алмый идем бит инде... Ахырда ниятемне барыбер белделәр һәм: “Укуыңны тәмамлагач, сиңа Казанга барырга кирәк”, -- дип, киңәшләр дә бирә башладылар.
Әмма Казанга килү юллары бик урау булды. Анда теләдең дә, барып кердең түгел икәнлеген аңладым -- зур конкурс үткәреп алалар икән. Мин беренче катнашканда, әгәр дөрес булса, бер ир-ат диктор урынына йөздән артык конкурсант көч сынашкан икән. Газеталарга элек биргән әңгәмәләремдә әйткәнемчә, мин беренче конкурслардан ук килмәдем: әнине ялгызын ташлап китәсем, туган яктан да аерыласым килмәде. Өченче тапкырында гына бардым.
Менә шулай туган якларны, яраткан эшемне калдырып, моннан 37 ел элек Татарстан радиосына килеп эшли башлаган идем. Әле радиога килгәнче 8 елга якын район газетасы “Алга”да редакторның тәрҗемә буенча урынбасары булып эшләдем. Тәрҗемәче булырмын дигән уй аңарчы башыма бер генә тапкыр да килеп карамаган иде, әмма, ни гаҗәп, бу эшне мин беренче көннәрдән үк яратып өлгердем һәм бик озак аңардан аерыласым килмәде. Әмма диктор булырга да хыялым бик көчле иде, шуңа күрә Казан мине үзенә тартып китерде. Бәлки, кан да тарткандыр – авылыбызга Тукайның авылдашлары нигез салган дип әйтеп үттем бит – чыбык очы гына булса да кардәшлек тә бардыр, бәлки, кем белә...
Мин радиога эшкә килгәч, бик тә тәҗрибәле, кешелекле, талантлы журналист Варис Зиннәтуллин (мәрхүм инде, Аллаһның рәхмәте булсын аңа) минем озак еллар тәрҗемәче булып эшләгәнне белеп алган да миңа материаллар бирә башлады. Беренче эшләгән елларда хезмәт хакы да ул кадәр искитәрлек түгел иде, Варис абый миңа гонорарлар да яза иде, тормыш алып барырга иш янына куш булып, ул бик тә ярап куя иде. Шулай итеп, яраткан эшемнән аерылмадым дисәм дә була. Аннан соң да әле шәхси заказлар да була торган иде. Ягъни төп эшем дикторлык һәм тәрҗемә итү гомер буена яраткан хезмәтләрем булып калды.
Ялгыз каен хәлендә...
Вакыт бик тиз үтә икән ул, радиода 33 елга якын эшләгәч, бу эшне башкаларга калдырып китәргә туры килде: ялга чыгар вакытлар килеп җитте. Болай да 60ым тулгач та өч ел эшләдем. Гомумән, дөресен генә әйткәндә, мин шәһәр тормышын, нишләптер, үз итә алмадым. Туган як һәрвакыт искә төшеп йөдәтте, бик еш төшләргә кереп сагышландыра иде. Бер гыйбрәтле вакыйганы да сөйләп үтим әле. 2000 еллар тирәсендә Сочига якын Лазаревское дигән станциягә путевка белән барып, 15 көн ял итеп кайтырга насыйп булган иде. Шул көннәрнең берендә икенче каттан, балконнан карап торам, күзем биек кипарислар арасында кысылып кына, тәбәнәк кенә, зәгыйфьрәк кенә булып үскән каен агачына төште. Һәм озак кына уйланып тордым. Үземне шул ялгыз каен хәлендәрәк күрдем... Шуңа күрә, исән-сау ялга чыксам, яшәргә берсүзсез туган якларыма кайтырга тырышырмын дип, үземә сүз бирдем. Әлбәттә, Казанда өч бүлмәле фатирымны, 30 елдан артык бергә эшләгән коллегаларымны, тату коллективымны калдырып китү бик рәхәт булгандыр дип уйламагыз, һич юк! Казанны чыгып киткәндә күз яшьләремне тыя алмадым...
Дулкынландыргыч озату
Әмма бик зур рәхмәт җитәкчеләремә! “Татарстан” Телерадиокомпаниясе җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдиновка, аның радио буенча урынбасары Тәүфыйк Сәгыйтовка чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Мине озатканда җитәкчебез Ф. Гыймалтдинов: “Без моңарчы эштән киткән хезмәткәрләрнең пропускларын калдыруларын сорый идек. Әмма без беренче тапкыр шушы тәртипне бозып, таныклыгыгызны үзегездә калдырабыз. Кайчан телисез, кунаккамы, болай гынамы – сезне бирегә бернинди тоткарлыксыз үткәрерләр, -- диде. -- Безнең белән элемтәне өзмәссез, диктофон алып китегез, хезмәттәшләрегез сезгә эш белән мөрәҗәгать итәрләр, күпме булдыра аласыз, безне ярдәмегездән ташламассыз”, -- дип, хәерхаһлы булып, фатихалар биреп, туган якларыма озаттылар. Хәтердә онытылмаслык булып калды ул мизгелләр...
Туган якларыма кайтсам да...
Баштагы елларда Казанга елына ике-өч тапкыр да барып чыга идем, чөнки озак еллар эшләгән урын бик сагындыра икән ул. Хезмәттәшләремне бик сагынам, ни дисәң дә, шактый еллар бергә үтте бит. Бер өйрәнгән җирдән араны тиз генә өзеп булмый икән ул, авыр өзелә җеп. Берара күңелне шундый сагышлы, ямансу хис биләп торды. Әмма ул озакка бармады, чөнки туган якларыма кайтсам да, үземне һич тә Казаннан аерылган дип хис итмәдем -- безнең өйдә тәүлек әйләнәсе диярлек Татарстан радиосы сөйләп тора. Мин Татарстан, Казан хәбәрләре белән, гомумән, халкыбызның ничек яшәвеннән, көнкүрешеннән хәбәрдар булып торам. Яңалыклар белән танышып барам. Кичләрен “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалыннан яңалыкларны бер дә калдырмыйча карап барырга тырышам. Аннары безнең район үзәгендә бик күркәм Мәдәният йорты бар. Шәһәрнекеннән бер дә калышмый диярлек, безнең районга Татарстан сәнгать осталары концертлар белән еш киләләр. Сирәгрәк булса да, аларга да барырга тырышам, чөнки, ни дисәң дә, үзебезнең җырлар, үзебезнең моңнарны ишетәсе килә.
Йөрәгем Казан белән бергә тибә...
Бүген нинди эш-шөгыльләр белән яшисез? дигән сорауга килсәк, сагышланып-моңланып утырырга вакыт юк, чөнки мин әле туган Башкортстаным халкына да кулымнан килгән кадәр хезмәт күрсәтергә тырышам. Уфада тәүлек әйләнәсе, нигездә, башкорт телендә эшләүче “Юлдаш” радиосы бар. Анда көндезге сәгать өчтән алтыга кадәр вакыт татар телендәге тапшыруларга бүленгән. Шул тапшыруларны алып баручылар белән хезмәттәшлек итәм. Әлеге вакытта мөнәсәбәтләребез ярыйсы гына, бу бәйләнешне киләчәктә дә югалтмам дип ышанам. “Юлдаш” радиосының үзенә барып, берничә тапшыру яздырып кайттым, шуларны әледән-әле биргәләп торалар. Күбесенчә бүгенге язучыларның әсәрләрен укыйм, әдәби-музыкаль композицияләр дә эшләп җибәрәм. Татарстан радиосы фондында сакланган тапшыруларның да нәкъ Башкортстанга туры килә торганнарын җибәреп торам, аларыннан да баш тартмыйлар, аларга чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Башкортстанда яшәүче татарлардан килгән рәхмәт сүзләрен ишетү дә бик рәхәт. Студиягә дә шактый кеше чылтырата дип әйтәләр, үземә дә рәхмәт әйтүчеләр күп. Әле соңгы араларда гына тагын бер иҗади эшебезне -- талантлы шагыйрь Нияз Акмал иҗатына багышланган әдәби-музыкаль композицияне бик яраттылар. Һәм татар телендә чыгучы “Кызыл таң” газетасында шул хакта берничә сүз әйтеп, Нияз Акмалның берничә шигырен дә бирдерү хәстәрен күргән идем, матур гына мәкалә дә басылып чыкты. Шулай ике радио белән дә хезмәттәшлек итүем миңа бушлык сизәргә урын калдырмый, күңелем тулы иҗат, күңелем тулы омтылыш. Мин тулы татар каны белән, тулысынча иҗат дөньясында яшим. Китап укырга бик яратам, көндәлек матбугатны укып барам, шуңа күрә үземне мәдәният шаулап-гөрләп торган Казаннан аерылган дип хис итмим. Йөрәгем Татарстан, Казан белән бергә тибә. Гомерем буе туган телебезнең камиллеген, матурлыгын, байлыгын тоеп, шуны радиотыңлаучыларга да җиткерергә тырышып эшләдем. Ана телебезнең бүгенге хәле өчен дә борчылып яшим. Әлбәттә, авырлыклар бар, ләкин алар кайчан гына булмаган соң?..
Бүләк итәр идем...
Сәнгать кешесе буларак, җыр сәнгате өлкәсендә шактый гына хәбәрдар кеше буларак, үземне борчыган тагын бер хәл турында да әйтеп үтим әле. Газеталарда, атап әйткәндә, “Ватаным Татарстан”да һәм үзем яраткан, мәктәп елларыннан ук алып укыган, Казанда да, авылда яшәгәндә дә, студент чагында да акча юнәтеп язылган “Татарстан яшьләре”ндә дә мәкаләләрем чыкты. Халкыбызның сөекле җырчысы Зифа Басыйровага шушы көнгә кадәр халык артисты исеме бирелмәвенә йөрәгем бик әрни. “Татарстан яшьләре”н җырчының райондашлары -- мөслимнәр дә алып укыйлардыр бит инде, нишләп соң алар, җыелышып, шушы мәсьәләне күтәреп чыкмыйлар икән?! Сөекле җырчыбыз шушы мактаулы исемгә һичсүзсез лаек бит.
Гаделлекнең торгызылуын, хаклыкның тантана итүен тели күңел. Моңа, беренчедән, мәрхүмәнең рухы шатланыр, талантлы кызының хезмәтенә, иҗатына халкыбызның олы ихтирам һәм хөрмәт күрсәтүе булыр иде. Әгәр шундый мөмкинлек булса, үземә бирелгән “халык артисты” дигән исемне Зифа апабызга һич кызганмыйча бүләк итәр идем.
Саф һава суларга сусап кайттым
Бүгенге тормышыма кайтсак, Бүздәк авылында, авылча салынган йортта яшим. Бакчабыз бар, анда карлыган, алмагач, слива агачлары, балан, шомырт, миләш үсә. Көньякта гына үсә торган тут агачы да (икенче төрле “ефәк агачы” да диләр) бик тәмле җимешләр бирә. Яшелчәләрдән кыяр, помидор, шалкан, кишер, суган үстерәбез. Теплицабыз да бар. Анда үскән нигъмәтләрнең кайберләрен фотоларда да күрәсез. Кечкенә генә җир участогында үскән бәрәңге кыш буе ашарга җитә. Карлыганны кайнатабыз да, шикәр комына да бутап куябыз. Җәй көне бакчада урман җиләге дә бик матур булып үсә. Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт дигәндәй, җиләген ашау иң мөһиме түгел, ә балачак хатирәләрен яңарту ниятеннән. Яфракларын җыеп, кыш көне чәйгә салып эчәбез, бик хуш исле, тәмле була!.. Карлыган, кура җиләге яфраклары, бөтнек, мелисса, бәрхет гөл чәчәге җыеп киптерәбез. Кышкы салкын көннәрдә төрле шифалы үләннәр салынган хуш исле чәй кояшлы, ямьле җәйне искә төшерә.
Безнең әни бик җор телле, гел мәкальләр, тапкыр сүзләр, әйтемнәр кушып сөйләшә иде. “Җиде ай җәй, алты ай кыш”, дип әйтә иде ул. Унөч ай килеп чыга бит, әни, дим. Нәрсәдән чыгып әйткәндер ул аны, җәй озын дип әйтәсе килдеме икә-ә-ән... Мин шул “җиде ай җәй” буе бакчада чуалам инде. Көн буена эш җитәрлек. Авыз тутырып әйтерлек бакчачы түгел инде үзем, саф һавага сусаганмын. Дөресен әйткәндә, күкрәк тутырып саф һава суларга сусап кайттым мин. Казанда Авиатөзелеш районында яшәгән кешеләр белә инде анда һаваның нинди икәнен. Самолет, вертолет заводлары чыгарган газлы һаваны сулап яшәдем бит мин. Ә менә авылда... Җәй көне йокыдан тору белән, саф һава керсен дип, иң беренче ишекләрне ачып куям. Аяз көннәрдә зәңгәр күккә карап, күкрәгемне тутырып башта шул һаваны сулыйм. Бездә һава чиста, үзгә бер тәме бар, озон тәме дә түгел ул, мин аны аңлата да алмыйм. Тукай әйтмешли, “ипигә ягып ашардай һава”.
Авылны бик яратам, күңелем белән һәрвакыт авылга тартылдым. Казанда яшәгәндә: “Кайчан өйдән чыгып яланаяк җиргә, туфракка басармын икән?” – дип хыяллана идем. Шул хыялым тормышка ашты, туган ягымда яшәвем белән үземне бик бәхетле хис итәм. Һәр намаздан соң Аллаһ Тәгаләдән туган якларымда яшәргә озын-озак гомер бирүен сорыйм.
Сагынмаган кая ул?!
Эшләгән елларыгызны сагынасызмы? дигән сорауга, җырдагыча җавап бирәм: “Сагынмаган кая ул?!” Бик нык сагынам, чөнки гомернең өчтән бер өлеше диярлек шунда үтте бит. Әле эшем соңгы елларда гына төшкә керми башлады. Башкортстанга кайткач та, эшем гел төшемә керде: эшкә соңга калганмын, имеш, магнитофон эшләми икән дим, оператор ярдәм сорап кычкыра; текст укыганда йә тавыш чыкмый, йә эшкә барганда транспорт булмый, имеш... Сискәнеп уянып китәм дә, әле дә ярый төш кенә икән дип шатлана идем.
Эшне уйлап, шул дәрәҗәгә барып җиттем, үтүкне кызарга куеп, ул кызмаганда, нишләп инде син һаман сөйләмисең, газ плитәсенә чәйнекне куеп (озаграк тоелгандыр инде) нигә инде һаман сөйләмисең дип, үз-үземне көлдергән чакларым күп булды. Нишлисең, радиода 30 елдан артык эшләгәч, болай сөйләү минем канга сеңгәндер инде. Чаллыда Рәйсә Тимофеева исемле җырчы ханым яши иде. Соңгы минутларында янында безнең Татарстан радиосы сөйләп торган дип әйттеләр. Димәк, радио аның гомерлек юлдашы булган. Мин дә радионы шулай яратам. Мин кечкенә чакта абый 1961 елда армиядә хезмәт иткән шәһәреннән – Игаркадан транзистор алып кайткан иде. Әни белән икәү бәрәңге алганда озын агач читән янына шул радионы куеп, башта Уфа тапшыруларын тыңлый идек, аннан Казанныкы башлана иде -- ике сәгать аерма бит. Кайчак мин алгарак китеп, радио артка калса, әни алып килә иде. Менә шулай радио белән үстек, радио белән яшәдек без.
Диктор хезмәтен җиңел дип уйлаучылар ялгышалар
Радиода эшләгән елларымны, әлбәттә, сагынам. Радиотыңлаучыларымны сагынам. Гөлҗиһан апа, Әминә апа, Мәүлидә апа, Сөембикә апаларны... Аларның һәрберсенең тавышы колагымда яңгырап тора. Исәннәренә -- сәламәтлек, инде бу дөньядан киткәннәренең урыннары җәннәттә булуын телим. Мондый тугры тыңлаучыларым үз гомеремдә бик күп булды, болары исемә төшкәннәре генә. Хатлар язышу заманы үтеп киткәнче көненә өчәр, дүртәр хат килә иде. Аларның һәркайсында синең эшеңне хуплау, ярату сүзләре язылган була иде. Шулар миңа дәртләнеп эшләргә көч-куәт бирде. Эшемә көн дә яратып килдем. Әле дә яратам. Әле дә араны өзгәнем юк. Техника заманы бик көчле бит. Тапшыруларны яшәгән йортымнан яздырып җибәрәм, аларны операторлар, режиссерлар кабул итеп алып, монтажлап, эфирга бирәләр. Аларга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Җитәкчеләр дә минем болай эшләвемне хуп күрделәр һәм араны өзмәскә тәкъдим иттеләр. Хезмәтемне кирәксенәләр, бәялиләр, хөрмәт итәләр, димәк. Эшемне яратып эшләгәнемә күрәдер дим. Мөхәррирләр язып биргән текстны мин робот рәвешендә генә укымадым, җөмләләрне матурлабрак, җыйнакландырыбрак, кем әйтмешли, “көдрәләтеп” җибәрә идем. Кайбер хаталарны, төгәлсезлекләрне дә тотып алган очраклар булды, чөнки соңгы инстанция диктор бит, аның авызыннан чыккан сүз-җөмлә кире әйләнеп кайтмый, аны төзәтеп тә булмый, ничек очыргансың, радиотыңлаучыларга шулай барып ирешә. Диктор хезмәтен җиңел генә дип уйлаучылар ялгышалар.
Күпләр мине эштән китмәгән дип уйлыйлар
Татарстан радиосы белән даими элемтәдә, хезмәттәшлектә торгач, мин эштән китмәгән дә кебек. Күпләр шулай уйлыйлар да. Иҗатымны бик нык хөрмәт иткән Рәшит Сөләйманов дигән җырчы бар иде. Татарстан радиосының Мәскәүдә яшәүче бер фанаты Рәшит абый аша безнең коллективка дип электр самавыры, өрек, кара җимеш, күрәгә кебек күчтәнәчләр биреп җибәргән. Рәшит абый шуларны һичбер авырсынмыйча, безгә китереп бирде. Башка вакытларда да безгә еш килеп йөрде. Бик кызганыч, Корбан гаете алдыннан гына бу дөньядан кинәт китеп барган ул. Үләр алдыннан миңа чылтыратып, булачак бәйрәм белән котлады. “Мин Башкортстанда бит”, -- дигәч: “Шаяртмагыз инде, әле яңа гына тыңладым бит, тапшыру алып бардыгыз”, -- диде. “Юк, Рәшит абый, мин инде алты еллап туган ягымда яшим”, -- дигәч тә барыбер ышанмады, бәйрәм белән кат-кат котлап, сүзен тәмамлады. Бакыйлыкка күчәсен сизенгәндер, күрәсең. Бәлки, үзенчә хушлашуы булгандыр, минем белән бик ихлас сөйләште, тавышында бераз моңсулык та бар иде шикелле. Радиодан: “Рәшит Сөләймановның якты истәлегенә багышланган концерт тапшырабыз”, -- дигәнне ишетеп, шаккаттым. Әйе, Рәшит әфәнде кебек әле күпләр мине Казаннан китмәгән дип беләләр. Җитәкчеләрнең дә, коллегаларның да бу хакта әйткәннәре бар. Шуңа күрә мин үземне радиодан киткән дип санамыйм да. Мине шулай якын күргәннәре өчен радиотыңлаучыларга тагын бер кат рәхмәт әйтәм. Киләчәктә дә Аллаһ Тәгалә сәламәтлегемне бирсә, араны өзмәскә, туган радиома кулымнан, көчемнән килгәнчә ярдәм итеп яшәргә тырышырмын дип ышандырам.
Газета укучылар минем җаваплардан канәгать калганнардыр дип өметләнәм. Һәркайсыбызга Аллаһ Тәгаләдән иминлек, сәламәтлек сорыйм, уңышлар телим. Бәхетле булыгыз!
Тыңлады – Назилә САФИУЛЛИНА.
Тулырак:
https://matbugat.ru/news/?id=45229
Комментарии 6