Мы используем cookie-файлы, чтобы улучшить сервисы для вас. Если ваш возраст менее 13 лет, настроить cookie-файлы должен ваш законный представитель. Больше информации
Башкортстан парламенты депутаты – ришвәтче
Депутат ришвәтнең яртысын – 5,2 миллион сумын тапшырганда ФСБ тарафыннан кулга алынган. https://tulpar.info/news/-mgyyat/2024-12-26/bashkortstan-parlamenty-deputaty-rishv-tche-4068543
2 комментария
2 класса
Рөстәм НӘБИЕВның эше буенча суд карары билгеле!
Мәскәүнең Пресня район суды армиядә, тыныч тормышта, хәрбиләр гаебе белән аякларын югалткан якташыбызга компенсация күләмен 5 миллион сумга кадәр күтәрде. Моңа кадәр аңа нибары 1 миллион сумлык кына компенсация билгеләгәннәр иде. Уйлап карасаң, 5 миллион сум да артык зур акча түгел - бер уртакул Кытай автомобиле бәясе... Аяклары булган уртакул керемле кеше дә аны 4-5 ел эчендә кертә ала. Шуңа да Рөстәм тулы компенсация алу өчен көрәшен туктатырга җыенмый - Русиянең Югары судына мөрәҗәгать итү өчен документлар әзерли. Ә сез ничек уйлыйсыз - моның файдасы булырмы? Рөстәмгә ниләр киңәш итәр идегез? Комментарийларга языгыз.