Предыдущая публикация
Яңа ел кертүчеләр
Башка якта ничектер, ә бездә кызыклы бер йола бар. “Яңа ел кертү” дип атала ул. Яңа ел уңаеннан авылдагы һәр йортка малай-шалай агыла. Төн уртасында ишек шакучыларга хуҗалар шатланып ишек ача. Егет заты беренче булып ишек тупсасын атлап үткән икән, димәк, ел уңышлы булачак! Ә куаныч, бәхет теләп кергән кунакның күңелен күрү кирәк! Аны кәнфитләр, җимешләр белән сыйлап, акча биреп чыгаралар. Шуңа да бу бәйрәмне малайлар зур түземсезлек белән көтеп ала. https://tulpar.info/articles/d-nya-bu/2024-12-31/ilnur-v-liev-ya-a-el-kert-chel-r-4072833?utm_source=odnoklassniki&utm_medium=social&utm_campaign=54255040331778
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев