Предыдущая публикация
Мәскәүнең Пресня район суды армиядә, тыныч тормышта, хәрбиләр гаебе белән аякларын югалткан якташыбызга компенсация күләмен 5 миллион сумга кадәр күтәрде. Моңа кадәр аңа нибары 1 миллион сумлык кына компенсация билгеләгәннәр иде. Уйлап карасаң, 5 миллион сум да артык зур акча түгел - бер уртакул Кытай автомобиле бәясе... Аяклары булган уртакул керемле кеше дә аны 4-5 ел эчендә кертә ала. Шуңа да Рөстәм тулы компенсация алу өчен көрәшен туктатырга җыенмый - Русиянең Югары судына мөрәҗәгать итү өчен документлар әзерли. Ә сез ничек уйлыйсыз - моның файдасы булырмы? Рөстәмгә ниләр киңәш итәр идегез? Комментарийларга языгыз.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 24
Кешенең иртән торып йөгерә,йөгерә эшкә бара торган,үзенең йомышларына йөри торган гәзиз ике аяклары юк бит,гөмерлек ачы язмыш.якты дөньяларга дүрт саны төгәл булып туып,исән сау,акыллы бала булып үсеп,ил алдындагы бурычын үтәргә барып,ике аяклары белән китеп,гомерлек гарип булып кайтыр дип кемнәр уйлаган.алла ярдәм бирсен.бу ярдәмне алырга ул хаклыда,лаекта.
Аяк ,куллар ума торган тугел ходаем туземлеклэр бирсен балакайга….