Мин язмышка шундый сорау бирдем.
Нинди тормыш бирдең син миңа?
Әкрен генә миңа дәште Язмыш
Нәрсә җитми инде тик сиңа?
Соравымны кабат кабатладым:
Миңа күпме михнәт чигәргә?
Ул елмаеп миңа җавап бирде
Син яшисең җирдә җиңәргә!
Кою булдың, җитез дә була бел.
Кайгылардан артык сыгылма!
Мин сабырлык сиңа гына бирдем
Туры атла, кинәт егылма.
Тагын бер соравым бар шул, сиңа
Кая соң ул җирдә гаделлек?
Язмыш миңа карап тик елмайды.
Гомер бирдем сиңа, кадерлем.
Син катлаулы Язмыш, син бик коры
Мин бит гади адәм баласы.
Язмыш минем чәчләремнән сыйпап
Сиңа әле алга барасы.....
Үз-үзеңне җәлләп утырмадың.
Син эшләдең тырышып- тормашып.
Булганына шөкер итә белдең.
Утырмадың һич тә корышып.
Яшә әле, диде миңа Язмыш.
Җил- яңгырдан сине саклармын.
Сынауларны җиңеп чыга алдың
Ялган сүздән сине аклармын.
Сиңа кеше, менә шундый киңәш
Яшә кеше, артка карамый!
Гомерең озын, якты, матур булсын.
Тик яшә син, мине каргамый!!
Флизә Феткуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев