дөньяны онытып.
Йөрәкне яшереп җиде ят күзеннән...
Таң аткан, кич булган елларга сузылып -
Тиеш дип, беленгән... ничектер түзелгән...
Өр-яңа офыклар ымсытып ачылган,
Үткәнгә борылып карамый атланган...
Бәгырьнең иң ерак, караңгы төшендә
Ул көннән кадерле истәлек сакланган!
Су өстен яктырткан тулган ай сукмагы,
Дымлы җил сулышы - тулышкан ирендә...
Җәйнең соң көннәре, санаулы төннәре -
Кемнәрнең бүген дә (һаман да!) исендә?
Кемнәргә хатирә - битараф көрсенү,
Кемне соң шул сүрәт әле дә яшәтә?
Ул кичнең җылысы күңелдә йөрмәсә?
Өннәрнең бушлыгы җаннарны өшетә...
Яшисең, яшисең дөньяга табынып -
Тиешле җөмләдә уйланган өтерләр...
Бәгырьдә кадерләп сакларга язганнар -
Инде чит. Ул якка җимерек күперләр.
Күнеккән (кайчаннан?) - давыллы хисләрне
Бикләргә, тыярга беркатлы йөрәктә...
Яшәргә көч бетсә - кайтырга чыгам мин
Ай нуры яктырткан кадерле сүрәткә...
Гөлүсә Батталова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев