Хәтерләсәгез, җырчы Казандагы шәхси концертында сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдим итте. Регина аңа бер меңгә якын тамашачы алдында: «Әйе», – дип ризалыгын белдерде.
Регина Гәрәева тумышы белән Башкортстан республикасының Дүртөйле районыннан. Ул – Башкортстанның атказанган артисты. Регина 15 ел дәвамында Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык бию ансамблендә биюче булып эшләгән.
Регина белән интервьюдан өзек 👇
- Аллаһ боерса, бу – синең икенче никахың булачак. Куркытмыймы?
- Юк, бер дә куркытмый. Беренче ирем белән Илнатны чагыштырып булмый. Алар – икесе ике төрле кеше. Илнатка мин тулысынча ышанам һәм, Аллаһ боерса, ул ышанычымны аклар дип өметләнәм.
Аннан соң Аллаһ безне очраштырган икән, димәк, бу – язмыш. Без икәү бергә төрле авырлыкларны үттек. Миңа ярдәм кирәк булганда, нәкъ менә Илнат янымда булды. Хәзер дә ул – минем терәгем.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11
Успехов вам удачи успехов исполнения желаний здоровья счастья любви