Татарстанда Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы буенча фильм төшереләчәк.
«Пьеса буенча кино өчен яраклашытырылып киносценарий эшләнде. Кайбер өстәмәләр кертелде, кайбер персонажлар линиясе үстерелде, әлбәттә. Әмма тексттан киттек дип әйтә алмыйм», - диде фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова журналистлар белән кинематография буенча ел йомгаклары ясаганда.
Фильм «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» дәүләт программасы кысаларында төшереләчәк. Режиссерлар - Ирек Хафизов һәм Юлия Захарова. Киносценарийны Айгөл Әхмәтгалиева язган. Ирек Хафизов яңа ел каникулларыннан соң кастинглар уздырырга планлаштыра. Премьера 2025 елның августларына булыр дип күзаллана.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев