Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова белән әңгәмәдән өзек 👇
- Гастрольләрдән кайтып, хәлдән таеп егылган чакларыгыз буламы?
- Әлбәттә, акырып елаган чаклар була, депрессиягә киткән чаклар да була. Аны депрессия дип әйтеп булмыйдыр да инде, мин үзем керәм дә, үзем үземне тарып чыгарам – «не уходи» дип. Арыганлыктан гына була. Тормышта шулай булды, минем хобби белән профессиям тәңгәл килде, һәм мин үземнең яраткан эшем белән шөгыльләнәм, сәхнәне үлеп яратам.
- Бу – сез хыялланган тормышмы?
- Юк, әлбәттә. Ул үзеннән-үзе килеп чыкты. Минем беренче профессиям «киемнәр модельеры» иде, мин шуңа укыдым. Гомумән, сәхнәгә чыгып, артист булырмын, дип уйламаган идем. Җырлыйсың инде... Авылда бөтенесе җырлый. Мине дә авылда урындыкка бастырып куялар иде дә, шоколад бирәм дип, җырлаталар иде. Шоколад та бирмиләр иде, тыңлаган кеше дә юк иде. Тырышып җырлый идем инде шунда. Аннан Илфак белән (журналист, язучы, продюсер Илфак Шиһапов) кавышканнан соң, Илфак беренче җырларын миңа язды. Аның иң беренче җырын шаярып кына яздырып карадык, дуслар аша радиога бирдек, һәм ул җырны тамашачылар бөтен җирдә сорап җырлата башладылар. Менә шулай тик урыннан киткән әйбер уңышлы булып чыкты. Мин гомеремдә дә болай булыр дип уйламаган идем. 15-16 яшьтә тамада булып йөргәнем булды, анда инде кеше җырларын ниндидер туйларда җырлаштыра идем. Ә менә мондый зур сәхнәләргә чыгармын дип башыма да килгәне булмады.
Команда турында:
- Безнең менә хәзер видеограф килде, ул – бурятка, Бурятиядән, һәм анда – буддизм, бөтенләй башка төрле дин. Христиан, ислам диннәрен беләбез, Айсхана безнең мәҗүсилек динендә, анысы үзенә бер төрле. Без юлда барганда сәгатьләр буе диннәр, гореф-гадәтләр турында сөйләшәбез. Алар мине үзләренең телләренә өйрәтәләр. Ул минем өчен дә файдалы, мин аларны татар теленә өйрәтәм. Алар минем белән татар телендә сөйләшергә тиешләр! Бу – безнең канун! Телисеңме, теләмисеңме, син бүген татар милләтенә эшлисең икән, татар-башкорт милләтенә, дип атыйм мин. Син безне аңларга һәм, әз генә булса да, хөрмәт йөзеннән, сөйләшергә тиешсең. Аллаһка шөкер, алар моны кабул итә.
Чыганак: Интертат
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11
С новым годом
Здоровья счастья любви успехов благополучия вам
С
Женчиной для семейных отнашение брак семья взаиность гарантирую в поиске жены о себе молодой НЕ женат живу в ермекеево башкирии без вредных привычек добрый отзывный умный понятливый реальная встреча может изминиь всё если заинтересавал пиши
Жду