Предыдущая публикация
- Рифат Зарипов кешедәге нинди сыйфатларны яратмый икән?
– Вәгъдәсендә тора белмәгән, җавапсыз кешеләрне яратмыйм. Алдашуны күралмыйм. Хөсетлекне җенем сөйми. Мин концертлар оештырып йөри башлагач, элек үзләренә ярдәм иткән дусларымның читләшүенә хәйран калдым. Үзем ихлас булгач, андый нәрсәне өнәмим.
- Димәк, дусларыңа ышаныч кимеде алайса...
– Әйе, халыкка таныла башлаганчы, дусларым күбрәк иде. Хәзер сирәгәя бара. Салават абыйның: «Сәхнәдә дуслар юк», – дигән сүзе ышандыра башлады. Үзем кешегә яхшылык кына теләгәч, ясалмалылыкка аптырап калам. Күңелең бай булуга ни җитә бит инде.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 43