Предыдущая публикация
Мең нурга әйләнеп
Яктыртып гомерне
Килә ул ярату
Яшәртеп күңелне.
Килә дә язларда
Күмелә назларга
Нур булып сибелә
Моң булып түгелә
Чәчәкләр атканда
Яфраклар яшәреп
Килә ул яңадан
Хисләрне яңартып
Мәңгелек җыр булып
Саклана күңелдә
Назлана ярату
Йөрәкнең түрендә
Лилия Ф Гиматдинова
Оренбург шәһәре
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев