Әлеге прәннекнең рецептын интернеттан алып пешереп караганда ошар микән дип пешергән идем:))Хәзер гел әлеге рецепт белән пешерәм.Ярты өлештән дә ясарга була.
Камыр өчен:
-500 мл сөт
-250 гр он
-500 гр шикәр комы
-Бер чеметем тоз
-100 мл көнбагыш мае
-32 гр ванильле шикәр комы
-60 гр камыр көпшәкләндергеч(разрыхлитель)
-2 йомырка
-2 йомырканың сарысы
-1 кг он.
Прәннек өстенә сөртер өчен крем.
-2 йомырка агы
-250 гр шикәр оны.
250 гр онга шикәр комы,тоз салып яхшылап болгатабыз.Сөтне кайнатып чыгарып онга салып яхшылап болгатабыз.Төерләре калмасын өчен.Камыр бераз суынгач 2йомырканы һәм 2 йомырканың сарысын(2йомырканың агы кремына кала) салып яхшылап туглыйбыз.Шуңа салабыз көнбагыш маен.1 кг он кереп бетмәскә дә мөмкин.Онга да карый.Онның беразына камыр көпшәкләндергеч белән шикәрле ванильне салып бутыйбыз.Онны салып камыр басабыз.Камыр йомшак булырга тиеш,кулга да ябышмасын.Камырны кисәкләргә бүлеп,җәеп стакан белән кисәбез.Калынлыгы 7-8 мм тирәсе.Минеке юкарак булды калынрак булса да ярый.Духовкада 20 минут тирәсе пешерәбез(тиз дә пешәргә мөмкин духовка кызып китсә).200 гр.
Йомырканың агын миксер белән купертәбез шикәр онын аз-азлап салып.Суынган прәннекләр өстенә сөртәбез.(ягабыз)
Айзиля Рахматуллина
*****
500 мл - горячего молока
500 гр- песок
250 гр - муки
Чуть соли.
Это для заварного тесто.
100 мл - раст.масло
4 пачка разрыхлитель(60гр)
4 пачка ван.сахар(32гр)
2 яйца
2 желток
1 кг муки.
Глазурь.
2 белка, 250 гр. - сах.пудра.
Мука+сахар+соль, все вместе перемешать.Молока вскипятить и вливаем в муку с сахаром и хорошо перемешаем.Когда тесто чуть остынет добавим раст.масло, яйцо, желток и перемешать, добавить муку разрыхлитель и ван.сахар.Раскатываем тесто на 7- 8 мм.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев