Ел саен, Бөек Җиңү көнен билгеләп үткән вакытта,бу һәйкәлгә дә чәчәкләр салалар.Өлкән буын кешеләр бу һәйкәлчек турында белә, ә менә хәзерге буын кешеләре моңа игътибар да итми.Авыл халкы телендә бу гади генә "Шәрәпи кабере". Авылдан 6-7 чакрым ераклыкта, Көтмәс буенда Эсләк авылының нарат урманы бар.Ул без кечкенә чакта артык зур түгел иде, хәзер инде зур урман булып утыра. Шушы урманда да "Шәрәпи кабере" дигән урын бар.Җәй көне җиләккә яки гөмбәгә барган кешеләрдән кайдан җыйдыгыз дип сорасаң, шәрәпи кабере яныннан дип әйтәләр. Авыл халкы теленә гади бер атама булып кереп калган шушы атама, үз чорының батыр кешесе турында язарга булдым.
Сүзне үткәннән,тарихтан башлыйк әле. 1917-1918 елларда илдә гражданнар сугышы башлана. Бу чор безнең авылны да урап узмый, билгеле.Тарихка кереп калган бу дәһшәтле еллар турында авыл тарихчысы Гыйззәтуллин Заһри абзый район газетасына язып чыга.Бу чор турында шулай ук Гөлфидә Мәрдәнова-Вахитова "Иске Эсләгем-гомер бишегем," дигән китабында бик ачык итеп язып чыкты.Минем максат шул: кем ул Шәрәпи, Шәрәпи кабере каян килеп чыккан.Шуны шушы кечкенә генә язмамда шушы шәхесне яктырту- минем бурыч.
Октябрь революциясе җиңгәч, Совет власте игълан ителгәннән соң, Песләк авылында большевиклар партиясе ячейкасы төзелә. Аны Песләктән Шәрәфи Фәйзуллин, Атнагул авылыннан Әхмәт? , Торна (Үтәгән) Мулламехәмәт Хабибуллиннар җитәкли.
Шушы көннәрдә
комитет Деветярна авылына барып, андагы ярлылар белән бай сәүдәгәрләрне туздырып,малларын ярлыларга өләшәләр.Ярлылар комитеты бөтен көче белән эшкә керешә. Берничә көннән соң, Шәрәфетдин, үзенең бертуган абыйсы Валимулла йортына җыелып, ярлылар комитеты киңәшмәсе үткәрә.
-Безгә хәзер үк авыл ярлыларын үзебезнең комитет тирәсенә тупларга һәм авыл байларының мөлкәтенә конфискация ясарга, аларның Бәли буасы Атнагул буасы, Камыш елга, Илек сазы,Мәҗкәй тарлавыгы,Хәсән әрчүе,Шайтан авылы,Нарат комлыгы,Шалкан көеге, Сәмәкәй сазындагы җирләрен ярлыларга бүлеп бирергә кирәк дип сөйләшәләр.Авыл ярлыларының исемлеген туплап, ярлылар комитетын сайлаганнар.Бу көннәрдә авыл байлары да тик ятмый.Девятерня байлары,Песләк авылы байлары белән берләшеп, коралланып, кайбер ярлыларны яллап, балта,сәнәк кебек башка кораллар белән коралланып, ярлылар комитеты җыелган вакытта хөҗүм оештыралар.Бу турыда ишетеп, авыл активисты Гыйззәтуллин Ясәви бу йортка кереп, бу хәбәрне комитетка җиткерә. Комитет членнары качалар, күлмәкчән,яланбаш килеш урам буйлап йөгерүче Әхмәт котыла алмый.Аны тотып капка алдына сөйрәп китергәннәр.Халык бәхете өчен көрәш алып барган бу егеткә,бер ерткычка әйләнгәне балта белән башын чаба.Аның гәүдәсен үзенең җигүле атына тагып урам буйлап җибәрәләр.Атнагул авылы егете менә шулай һәлак була.Ә ярсыган сәнәкчеләр Файзуллин Валимулла йортын туздыралар,җимерәләр.Бу йорт минем әтием Хабибрахман йорты була.Ә әтиемә бу вакытта 1 яшьтә тулмаган була.Бер ерткычы бәллүдә яткан баланы,бәллүе белән тәрәзә аша урамга ыргыта.Әтиемнең бәхетенәдер инде, ыргыткан бишек келәт астына кереп китә.Аны табып алганда, яшь бала пыяла кыйпылчыклары астында яткан була.Әбием Мәфтүха тумышы белән Деветерны авылыныкы. Баш күтәрүчеләр арасында аның бер туган энесе дә була.Ул,түтәй сиңа тимиләр алар, җизнине генә үтерәбез без,дип кычкыра.Шушы канлы бәрелештән качып котылган Шәрәфетдин бертуган апасы Фатыйманың ире Әхмәтгәрәй җизнәсенә киңәшкә килә.
-Җизни, син тормышта күпне күргән кеше,киңәш бир, безгә нишләргә дип сораган.Җизнәсе исә аңа, Сарпулга барып, Кызыл гвардия отрядлары белән бәйләнешкә керергә кирәк, дип әйтә.Шәрәфетдиннең абыйсы Валимулла Сарапулга барып,кызыллар отрядын алып кайта. Кызылгвардиячеләр Үртиннек башына җиткәч, залп бирәләр.Авылда тәртип урнаштыралар. Авылда Шәрәфи Файзуллин җитәкчелегендә ярлылар комитеты үскән, халык өчен күп кенә эшләр эшлиләр.Ләкин авыл байлары да тик ятмый,берничә авыл байлары җыелып,ярлылар комитетына каршы баш күтәрәләр.Алар җиңеп чыга. Авыл байлары совет яклы кешеләрне җыен җыйнап,бөтен халык алдында кыйныйлар.Бу вакытта, 1918 елның апрелендә, авылга тагын Сарапул ягыннан аклар килә.Аклар авылда совет властен җимерәләр,штаб членнарын кулга алалар.Алар 11 кеше була. Авыл халкы Мөслимов Ибраһим, Габбасов Хикматулла,Гиззатуллин Рахматулла,Гафаров Гайсәләрне приговор җыеп алып калалар.Минем әнием Розаның әтисе - Габбасов Хикматулла, Азин армиясе солдаты була.Авылның указлы мәэзинче улы буларак, аңа җәза итеп 100 камчы белән сугарга бирәләр. Без кечкенә чакта бабайның аркасындагы камчы эзләрен тотып карый идек.Ул 25 камчыга кадәр түзә, аннан аңын югалта.
Ә калган 7 революционерны Нарат авылына алып китеп ябалар.3 көн ябуда тоткан соң, аларны җәяүләп Сарапулга алып китәләр.Барганда Шәрәфетдин бара алмый.Аның аягы яраланып киселгән була.Бик еш туктала,аны кыйныйлар,ул егыла.Аны Иске тегермән янында, Бима егылгасының Көтмәскә койган җиреннән ерак түгел җирдә җәзалыйлар.Бу акларның карательный отряды була.
Башта кылыч белән чапкалыйлар, аннан аталар. Шул килеш аны,чабып үтергән килеш калдырып китәләр.Калган 6 кешене Сарапулга алып китәләр.10 көн ябып торгач, аларны аталар,60 кеше белән бер чокырга күмәләр. Хәзер Сарапулда ул урында туганнар каберлеге урнашкан.Андагы һәйкәлгә атып үтерелгән батырларның исемлеге куелган.Анда безнең батырларның да исемлеге язылган.
Ә Файзуллин Шәрәфетдинне калдырып киткән җиренә туганнары килеп,чапкаланган гәүдәне капчыкка тутырып, җирләргә дип зиарат янына алып киләләр.Ләкин авыл муллалары зиаратка кертмиләр,җирләргә урын бирмиләр. Шуннан соң, шул капчыкка тутырылган гәүдәне, атып үтерелгән җиренә алып барып күмәләр.Совет власте урнашкач, каберлеге рәшәткә белән әйләндереп алына.Октябрь революциясен билгеләп үткән көннәрдә,шунда барып митинглар үткәрә иделәр. Соңыннан, революциянең 50 еллыгын билгеләп үткәндә, каберне яңадан
казып, сөякләрен яңадан тутырып алып клуб янына алып кайтып күмәләр.Уйлап карасаң, бер кеше язмышы.Ниләр күргән,ниләр кичергән. Файзуллин Шәрәфетдин абзый белемле,Пермьдә укыган кеше була.Өйләнгән, Нуретдин исемле улы була.Хәрби кеше,Бөек Ватан сугышында взвод командиры була. Шуннан соңгы язмышын белмим.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2