Фәкыйрьлек килмәсен, дисәк... ☝️   Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтергә кушкан әлеге зикер сүзләренә игътибар бирик әле: لا حول ولا قوة الا بالله العلي العظيم 🤲   Укылышы: “Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” (“з” хәрефе сакау итеп укыла – ред.). 🤲   Мәгънәсе: “Газиз һәм Хаким булган Аллаһтан башка көч һәм куәт иясе юктыр”. ⚜️  Гасад бине Вәда Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: “Берәү көненә 100 тапкыр “Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” сүзләрен әйтсә, ул кешегә фәкыйрьлек килмәс”, – дигән сүзләрен риваять иткән (Ибне Әби Әд-Дүнья). 🌤️🌿    Һәркемгә дә бәрәкәтле, игелекле, уңышлы эш атналары теләп калам! Зикер, дога сүзләре телебездән төшмәсен иде, алар ике дөнья бәхет-сәгадәтебез өчен дә мөһим булып тора. Тимергали хәзрәт Юлдашев блогыннан
    2 комментария
    8 классов
    Күкәйләрегезне таратып йөрмәгез)))
    1 комментарий
    21 класс
    – Кызыгыз Айгизәне тәнкыйть утында тоталар. Дөрес тәнкыйтьме соң? – Беренче чиратта, кем тәнкыйтьли? Күп очракта тәнкыйть сүзләрен бу өлкәдә бернәрсә дә белмәгән, иҗат белән шөгыльләнмәгән кешеләр әйтә. Әгәр белеп, яхшылык эшләргә тырышып, киңәш бирсәләр, икенче мәсьәлә. Бәлки, безнең тәрбиябез җитеп бетмәгәндер. Әмма ул начар юлдан йөрми бит. Айгизә иҗат итә, эзләнә. Бәлки, Айгизә әле үзен тапмагандыр. Без хәзер аңа акыл өйрәтеп утыра алмыйбыз. Ул инде андый яшьтә түгел. Әйе, миңа ошап бетмәгән яклар да бар. Айгизә – Айдар түгел бит һәм булырга тиеш тә түгел. Үз дөньясында кайный, ул аерым шәхес. – Айдар абый, күптән түгел генә газиз әниегезне югалттыгыз. Кайгыгызны уртаклашабыз. Әти-әниегез 61 ел бергә гомер иткән. Моңа да сокланып карарлык. –Әти-әнинең яшьлек мәхәббәте, матур хатирәләре картлык көннәренә кадәр сузылды. Һәр елны 17 июнь туй көннәрен искә алалар иде. Әти-әни исән вакытта без бала әле. Шатлыклы мизгелләр түгел, зур югалту. Әмма әни матур гомер итте. Яраткан эше, яраткан кешесе, яраткан укучылары булды. Соңгы елларда әнинең хәле авыррак булды. Урын өстендә ятканда да аякка басуына ышанды. Соңгы тапкыр мине юлга озатканда яткан килеш кулларын болгап калды. Өч көннән кайттым, әни сөйләшми иде инде. Ул минем кайтуымны көткән. Янына килгәч, кулларымны кысты. Шул төнне әнием минем кулларымда җан бирде. Әнинең соңгы сулышына кадәр белгән догаларымны укып тордым. Һәрвакыт әни өзелгәндә янәшәсендә була алмаудан курыктым. Аллаһка шөкер, мин бу яктан да бәхетле . – Кешенең җан бирүе куркыныч күренеш. Бу сезне шок хәлендә калдырмадымы? – Дөресен әйтәм, минем әни вафатына кадәр дә кешенең җан биргәнен күргәнем бар иде. Бервакыт юл һәлакәтенә очрадым. Кышын машинаның тәгәрмәчләре шуып китеп бездән алда барган машина каршы як юлга чыгып, шул юлдан килгән зур СуперМазга бәрелеп, безнең машинага да тиде. Машинабыз юл читенә чыгып очты. Әңгәмәнең дәвамын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының 47нче санында укый аласыз.
    3 комментария
    21 класс
    Асылъяр чәйнең төрлесен ярата, бигрәк тә мәтрүшкәлесен һәм сырганаклысын. “Мин талымланып, сайланып тормыйм, чәй янына нәрсә бар – шуны ашыйм. Гадәттә, үзем пешерәм. Иң мөһиме – көн саен чәйләрне туганнар һәм якыннар белән бергәләп эчү!”,– ди җырчы. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/alsu-abulxanova-asausyz-tora-ala-caisez-iuk
    4 комментария
    10 классов
    *БУ ЗИКЕРЛӘРНЕ, ТӘСБИХ ТАРТЫП, ҺӘРДАИМ УКЫРГА КИҢӘШ ИТӘЛӘР*:👇 🤲 Сүбехәәнәәллааh! 🤲 Әлхәмдүлилләәh! 🤲 Әллааhу Әкбәръ! 🤲 Ләә иләәhә илләәллааһ! 🤲 Әстәгьфируллааh! 🤲 Әстәгьфируллааhә үә әтүүбү иләйh! 🤲 Сүбехәәнәллааһи үә бихәмдиһи. Әстәгъфируллааһә үә әтүбүү иләйһ. 🤲 Сүбехәәнәәллааhи үә бихәмдиhи. Гәдәдә халькыйhии үә ридайәә нәфсиһии үә зиннәәтә гәршиhии үә мидәәдә кәлимәтиhии. 🤲 Сүбехәәнәллааhи үә бихәмдиhи. Сүбехәәнәллaаhил гәзыйим. 🤲 Ләәә хәүлә үә ләә куүәта илләә билләәhил-гәлийил гәзыйим. 🤲 Хәсбийәәллааһү үә нигмәл үәкиил үә нигмәл мәүлә үә нигмәл нәсыйир. 🤲 Ләә иләәhә илләәллааhү үәхдәәhү шәрикә ләәh. Ләһүл мүлкү үә ләһүл хәмдү үә hүүә гәләә күлли шәй'ин Кадиир. 🤲 Әллааhүммә салли гәләә сәййидинә Мүхәммәдин үә гәләә әәли сәййидинә Мүхәммәд. ➖➖➖➖➖ ‼️ Бу зикерләрне күпләп, даими укучы кеше зур әҗер-савапларга ирешәчәк. Ин шәә'Әллааh! Ватцаптан килеп иреште, туплап бирүчегә Аллаһның рәхмәте яусын, савап язылсын 🤲 Наубахар Кабирова
    2 комментария
    52 класса
    Имеш, быел бәрәңге бакчасында чүп утаудан котылам. "Лазурит" дигән гербицид сатып алганда мин әнә шулай дип уйладым. Беренче катын сипкәндә әле бәрәңге дә, чүп үләннәре дә тишелмәгән иде. Буразна арасын билчән баскач, тагын бер сибеп чыктык. Саргайганы саргайды, күбесенә тәре дә булмады. Озак та үтмәде, вак алабута да тишелеп чыкты. Менә шунда "Лазурит"ны инде өченче кат сиптек. Алабутаның 90 процентын юк итте ул үзе: алабутага каршы яхшы эшли икән. Ләкин... Алабута булмагач, бакчада ничә төп (алар миллион тирәсе бугай) эт эчәгесе бар, барысы да кинәнеп үсеп китте. Аларына инде "Лазурит"ның гына көче җитә торган түгел. Бер литрлы гына сиптергечкә "Деметра профи" дигән гербицидны суда сыеклап тутырып алдым да, бәрәңгегә тидермичә, эт эчәгеләренә генә сиптереп чыктым. Берничә көннән кәефсезләнеп утырсалар да, бу яңгырлардан соң кабат яшәреп китте эчәгеләрем. Әйе, ди, котылырсың, ди, алардан! Кабат сыналган алымны кулланырга туры килде: ике көн бәрәңге бакчасында мүкәләдем. Алай да көчем яртысына гына җитте. Ярты бакчаны чүбе-ние белән ярырга туры килде. Безнең якта шулай "бакча яру" диләр. Ул эт эчәгесе белән билчәннән берәр ничек котылып була микән? Котылган кеше булса, языгызчы чарасын. Ә миннән киңәш: алабута күп булса, "Лазурит" булыша. Бәрәңгегә зыяны юк, сынадык. Ат кузгалагы, тузганакны да саргайткан. Лилия Гәрәева блогыннан
    4 комментария
    9 классов
    Каен сагышы Язлар җиткәнен каен Куркып көтә ел саен. - Кәүсәмне, ди, тишәрләр. Суымны, ди, эчәрләр. Ул су ич минем каным, Ул су бит минем җаным. Бөреләрем җыярлар, Киптерергә куярлар. Матур сылу гәүдәмне Пычак белән уярлар, Шешә ясап куярлар. Тамчылап тамар яшем. Язын мин чак-чак яшим. Җәйләр җиткәнен каен Куркып көтә ел саен. - Ботагым сындырырлар, Себеркегә җыярлар. Минем кулым бит алар, Ник алай сындыралар? Бер тапкыр чабыналар да Чүплеккә тондыралар. Әле җитмәсә тагын, Кайгы китерә дип каен Яратмаган булалар. Менә язларның берсендә Ярмам әле яфрак та һәм чыгармам ботак та. Миннән башка ни эшләрсез Сез, кешеләр, шул чакта. Уйлыйсызмы шул хакта. Сүзләрендә хаклык бар, Әгәр уйласаң төптән. Ул кайгыны кемнәр кемгә Күбрәк китерә икән?! Йолдыз
    2 комментария
    12 классов
    Башта бер улында, аннан икенче улларында да сирәк очрый торган авыру ачыклана... Тимировлар ике балаларының гомере өчен көрәшә. Ике малайларында да сирәк очрый торган авыру тапканнар. Өч балалы мөселман гаиләсе Аллаһы Тәгаләнең әнә шундый зур сынавын уза. Удмуртиянең Ижау каласында яшәүче Тимировлар бүген бер җылы сүзгә дә мохтаҗ. Олы уллары Ниязга – 9, кечкенәсе Исмаилгә 3 яшь. Икесе дә Миодистрофия Дюшенна диагнозы белән чирли. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/iazmys/basta-ber-ulynda-annan-ikence-ullarynda-da-sirak-ocryi-torgan-avyru-acyklana
    2 комментария
    18 классов
    Ресторанда аның әти-әнисе урыннарында – кәләшнең туганнан туган апасы Гәүһәр апа һәм аның ире Дамир абый утыра. Икесе дә ниндидер төзелеш фирмасында җитәкче урында эшли. Билгеле инде, теге интеллигентлар янында югалып кала торганнардан түгел. Туйның рәсми өлеше тәмамлангач, кәләшнең әти-әнисе ни өчен юклыгын белдем. Кадрия чакырмаган икән. Тантаналы рәвештә туй булмаячак, кияү белән икәү генә барып язылышачакбыз, дип әти-әнисен алдаган. – Кадрия, мондый гамәл синең тарафтан шәфкатьсезлек үрнәге. Алар бит сине бик ярата. Сине менә шундый вакытта күрер өчен, яныңда булу өчен күпме хыяллангандыр алар, – дим. Моңа ул тыныч кына: – Аларны чакырсам, шундый мәртәбәле кунаклар алдында хурлыкка калыр идем. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/ti-beln-nine-tuyga-chakyrsam-mrtble-kunaklar-aldynda-khurlykka-kalyr-idem
    3 комментария
    13 классов
    Алия ире Рәйханның чардуганын сыйпый-сыйпый хыянәте хакында сөйләде, күз яшьләре елга булып акты. Әлеге сер аның күңелен ничәмә-ничә еллар бимазалый бит инде. Рәйхан исән чагында сер чишелсә, ничек булган булыр иде икән? Рәйхан кичерә алмас иде мөгаен. Ә кызы? Анысы әнисен хыянәттә гаепләр идеме? Рәйхан исән чакта әйтмәде шул... әле ишетәме икән ул аны? Алия чирканып китте. Ул гомерендә беренче һәм соңгы тапкыр хыянәт итте. Әлеге гамәле аның ире Рәйханга үче иде. Рөстәм белән Алия күптәнге дуслар. Дуслар дип инде, Алия аңа дус итеп, таныш итеп карый, ә Рөстәм аны чын ярату белән ярата. Шуңа бүген иртән үк көзге яңгырда чыланып килеп кергән Алияне сөенеп, кочак җәеп каршы алды. Рөстәм өйләнмәгән буйдак, ә Алиянең кияүгә чыкканына инде җиде ел була. Ире белән җиде ел яшәсәләр дә, бәбиләре юк. Берничә ел өзелеп көттеләр, аннары икесе дә ата-ана булу бәхетенә ирешә алмаячакларын аңлап килештеләр кебек. Әйе, килештеләр кебек кенә. Алиянең әни буласы килү теләге – иң зур хыялы. Тик ни эшли ала? Баласызлыкка битараф булып күренәсе килгән иренең бала-чагалы кешеләр үтеп киткәндә, сагышланып, боегып калганын күрмиме ул? Барысын да сизә дә, күрә дә Алия. Табиблар соңгы тапкыр барганда да, барысы да яхшы, көтәргә кирәк, дигән сүзләрне тагын кабатладылар. –Минем бар җирем дә сәламәт икәнен мин табибсыз да беләм! Корыган агач булды инде, – дип, Рәйхан телефон аша әнисе белән сөйләшә иде. Алиянең аяк буыннары йомшап, аяк астыннан идән шуышкан кебек булды. Кемнән-кемнән, тик өзелеп яраткан, ышанып яшәгән иреннән мондый сүзләрне көтмәгән иде ул. Кайнанасы да бер-ике ел могҗизалы яңалыкны көтте, аннары төртмәле сүзләр ычкындыргалый башлаган иде. Соңгы бер- ике елда бу хакта бөтенләй сүз катмый башлады. Күрәсең, Рәйхан белән генә сөйләшә торган булганнардыр. Алия дә аңлый, аңа тагын да авыррак. Тик табиблар аны да сау-сәламәт дип кайтаралар бит. Шулай булгач, гаиләнең бәхетсезлегендә ул гына гаепле түгел лә. Рәйхан телефоннан сөйләшеп калды. Алия әкрен генә киенде дә өйдән чыгып китте. Көзге яңгырга чыланып урамнар буйлап озак йөрде. Уйланды, борчылды, күз яшьләренә батып елый-елый танышы Рөстәм яшәгән йорт каршына килеп басты. Ничектер аяклары аны үзе бу йорт янына китерде бугай. Әйтерсең лә, ниндидер күзгә күренмәс куллар аны җитәкләде дә, бирегә китереп бастырды. Шулай итеп, иртәнге чәйне алар бергә эчтеләр. Дөнья хәлләрен сөйләштеләр. Алия тормышыннан зарланмады, Рөстәм кызык итеп сөйләгән яшьлек истәлекләре аның борчуын бераз булса да оныттырып, артка этте. Чәйләп алганнан соң Алия белән Рөстәм төшке ашны да бергәләп әзерләделәр. Төшке аш янына шампан шәрабы да куелды. Алиянең күптән спиртлы эчемлек эчкәне юк иде, ул соңгы тапкыр кулына кайчан бокал тотканын да хәтерләми. Алия чирканып китте. Ул гомерендә беренче һәм соңгы тапкыр хыянәт итте. Әлеге гамәле аның ире Рәйханга үче иде. Торып тиз-тиз генә киемнәрен җыйган вакытта да колагында “корыган агач, корыган агач...” дигән сүзләр яңгырап торды. Шул көннән соң ике-өч атна үттеме-юкмы, Алия үзен начар хис итә башлады. Хәле китә, юктан да күңеле болгана. Алиянең бәби көткәнен белгән Рәйханнан да бәхетле кеше юк иде. Ул Алиясен кулларында гына йөртте. Ни теләсә шуны алып кайтты, бәбигә дә алдан ук барлык кирәк-яракларны бергәләп хәстәрләп куйдылар. Алия кыз бала тапты. Гаилә тулы бәхет белән сулыш алып яши башлады. Рәйхан кызчыкны бик яратты, эштән кайту белән бәби янында бөтерелде. Хатынын иркәләп туя алмады. Мондый чакларда Алиянең күңелен Рөстәм белән булган хыянәт камчылары газаплый иде. Алиянең моңсу һәм уйчанланып калуын Рәйхан башта йөклелек, аннары әни кешенең бала өчен борчылып торуы белән бәйләп карады. Бала үсеп буйга җитте. Алия белән Рәйханның башка балалары булмады. Алар бердән-бер кызларын күз карасыдай саклап, яклап үстерделәр, укыттылар һәм зурлап туйлар ясадылар. Тормыш сукмакларыннан парлап кына атлаган вакытта Алиянең канаты сынды. Рәйхан кинәт йөрәк өянәгеннән үлеп китте. Шулай итеп Алиянең ачылмаган серен Рәйхан белмәде. Гомере буе хатынының тугърылыгына шикләнмичә, чит кеше баласын үзенекедәй яратып, сөеп үстерде, Алиягә рәхмәтләр укып муллыкта, рәхәт тормышта яшәтте. –Рәйхан, кичер мине. Бәлки мин сиңа үзең исән чакта әйтергә тиеш булганмындыр...Серне белгән очракта син мине күрә алмас идең. Үз кызыңдай сөеп үстергән җимешебезне... юк, минем ачы хыянәтемнең татлы җимешен - кызыбызны барыбер кире кага алмас идең. Индира Сәйфуллина, "Шәһри Казан"
    12 комментариев
    52 класса
Фильтр
  • Класс
00:43
Моң
3 378 просмотров
  • Класс
Показать ещё